Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Минзәлә театрына күпер: Безнең көнгә аваздаш “Җинаять һәм җәза”

“Бүген “Татмедиа” филиалы “Актаныш-информ” коллективы Минзәлә шәһәрендә әдәби-мәдәни экскурсиядә булды. Журналистлар һәм техник хезмәткәрләр Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында Ф. М. Достоевскийның “Җинаять һәм җәза” спектаклен карады.

Спектакльгә кадәр театрның директоры Илнур Гайниев һәм Татарстанның Халык артисткасы Рәзилә Муллина театрның тарихы белән таныштырдылар.

Минзәләдә беренче театр 1905 елда барлыкка килә. Русча тамашалар күрсәтелә. Ә 1914 еллар тирәсендә татар театр сәнгатенә ныклы нигез салына. 1935 елдан инде артистлар дәүләт оешмасы буларак халыкка хезмәт итә башлый. Минзәлә якын-тирәдәге төбәкләр өчен мәдәният, мәгърифәт үзәге. Авыл кешеләре акрынлап спектакль-тамашаларны сөйләшмичә, геройларга кычкырмыйча, утырып карарга өйрәнә.

Рәзилә Мулина сугышка кадәр, сугыш чорыннан соң һәм хәзерге театр, артистлар, режиссерлар, рәссамнар, гомумән минзәлә театры коллективы турында киң мәгълүмат бирде. 
Ә безне иң шаккаттырганы алда булган. “Җинаять һәм җәза” без ияләшкән форматтан күпкә аерылып тора торган спектакль булып чыкты.

Әсәрне Уфадан килгән яшь режиссер Илсур Казакбаев куйган. 2008-2013 елларда Мәскәүдә ГИТИСта режиссерлык серләренә төшенгән башкорт егете башкала стиле, фикере, заманча символлар аша Родион Раскольниковның фаҗигале тормышын ачып бирде. Родион ролен башкарган Рөстәм Зиннуров тамашачыны үзеннән ычкындырмады, аның уеныннан беркем дә игътибарын читкә юнәлтмәде. Озын монологлар хәрәкәтләр, бию, мимика белән баетылган. Спектакльдә бер үзе өч образга- Ата, Супермен, Мармеладов рәвешенә кергән Ринат Бәдертдиновның да осталыгын бәяләми мөмкин түгел. 1865 елда язылган әсәрдәге Софья Мармеладованың аяныч язмышы хәзерге көндә дә кабатланмый дип булмый. Әлеге рольне Диләрә Кәримуллина башкарды. Режиссер 19 гасырда яшәгән кызга совет чорындагы мәктәп формасы кигергән. Үги анасы кысрыклагач, атасы форманың итәк-җиңнәрен кисеп кызын акча эшләргә озата. 
Сәхнәдә кызыл галстуклы балалар, Колыма лагерьларын хәтерләткән бетономешалка, өч катлы сәхнә, ишек-тактада әледән-әле чорлар чагылышы-фотолар күрсәтелү, утлар, кар яву, җил чыгу эффектлары спектакльнең мәгънәсен тагы да көчәйтә. Уйландыра. Раскольников авызыннан чыккан сүзләр бүгенге чорга да аваздаш кебек.

Спектакльнең рәссамы-Геннадий Скоромохов, композиторы- Магуля Мезинова, актерларның пластикасын Ольга Даукаева куйган. Утлар кую буенча рәссам Илшат Сәяхов. 
Гадәти булмаган спектакль “Кече Ватан мәдәнияте”- “Культура малой Родины» федераль проекты кысаларында сәхнәләштерелә. Иртәгә спектакльне Мәскәү һәм Казаннан килгән «Һөнәр” фестивале критиклары бәяләячәк. Уңышлар телибез үзегезгә, хөрмәтле артистлар, театр җитәкчелеге! 
Әлеге тамашаны сәхнәгә менгергән барча сәнгать әһелләренә зур рәхмәт әйтәбез. Шулай ук безнең белән бергә тамашаны Минзәләдәге коллегаларыбыз да карады. Безне каршылаган, матур итеп озатып җибәргән “Минзәлә-информ” җитәкчесе Илдус Шаһиевка да рәхмәт. Рәхмәтебезнең иң олысы “Татмедиа” АҖ һәм аның генераль директоры Шамил Садыйковка! Бүген без рухи байлык туплап, уйланып, тормыш кыйммәтләрен барладык, язарга, иҗат итәргә яңа сулыш алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев