Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“МОҢ КАЙТАВАЗЫ”: Эльвира Ибраһимова истәлегенә II республикакүләм нәфис сүз бәйгесе старт ала

Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган «Моң кайтавазы» исемендәге II республикакүләм нәфис сүз конкурсының нигезләмәсе:


Гомуми мәгълүмат:

 “Татарстан”, “Болгар”,  Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, “Азан” һәм “Иман” радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка таратучы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы Балтач төбәгенең Таузар авылы кызы  Эльвира Ибраһимовның якты истәлегенә багышлап Актаныш районы  үзәгендә шигырь бәйгесе оештырыла. Аның иҗаты аша  балаларда газиз әниләргә, туган якка, туган илгә,  үз халкыңа  мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин. Эльвираның язмаларын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәнгатьле сөйләмне үстерүдә файдаланырга  була. Аның сөйләме - саф татарча, аһәңле,  Татарстан радио һәм  телевидениесы дикторларына үрнәк итеп куярлык сөйләм. “Моң кайтавазы” дип аталган әлеге нәфис сүз бәйгесендә  катнашырга тәкъдим итәбез.

2. Конкурсының максаты һәм бурычлары:

 -  нәфис сүз осталарын барлау һәм аларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
-  аларның иҗади потенциалын үстерү;
-  татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын пропагандалау;
- Актаныш төбәгендә яшәп һәм иҗат итеп, җуелмас эз калдырып киткән шәхес - Эльвира Ибраһимова белән горурлану хисен тәрбияләү.

3. Конкурсны оештыручылар:


Резедә Храмова - “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмә әгъзасы;
Руслан Усманов – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” җитәкчесе, “Актаныш таңнары” газетасы мөхәррире;
Алмазия Мәрданова - “Яшьлек” мәдәни үзәге директоры;
Гаязова Нурдидә Мәсхүт кызы - Г.Баруди исемендәге 4 нче номерлы Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары.

4. Үткәрү шартлары һәм тәртибе:


- Конкурста теләгән һәр кеше катнаша кала.
- Конкурс түбәндәге яшь категорияләренә бүленеп карала:
1.  Мәктәпкәчә яшьтәге балалар;
2.  1- 4 сыйныф укучылары;
3.  5 — 8 сыйныф укучылары; 
4.  9 – 11 сыйныф укучылары;
5.  18 яшьтән өлкәнрәкләр.

5. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1. Эльвира Ибраһимова репертуарыннан булган әсәрне сөйләү (Эльвира Ибраһимова шигырьләрен https://vk.com/elvira_ibragimova_gr адресы аша таба аласыз);
2. Татар телендә башка әсәрләрне башкару;
3. Видеоязма (Видеоязма Актаныш төбәгеннән ераграк урнашкан районнар өчен.  Язмаларыгызны  kaitavaz@yandex.ru   электрон адресына җибәрү сорала).

Конкурста катнашу өчен  гаризаларны kaitavaz@yandex.ru электрон адресына  җибәрергә кирәк. Гаризада түбәндә бирелгән формада тутырыла һәм 15 гыйнварга кадәр кабул ителә.

Гаризалар җыю вакыты тәмамлангач, оештыручылар катнашучылар белән элемтәгә кереп, конкурсның төгәл урыны һәм вакыты турында хәбәр итәчәк.

6. Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү:

- Конкурста катнашучыларның чыгышларын бәяләү өчен оештыру комитеты тарафыннан махсус комиссия (жюри) билгеләнә.

- Комиссия, конкурсның йомгаклау өлешендә катнашучылар әзерләгән чыгышларны тыңлап, беренче, икенче, өченче урыннарны һәм гран-прига лаек нәфис сүз осталарын билгеләячәк. Моннан тыш, махсус бүләкләр булуы да мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 8-952-044-84-83
E-mail: kaitavaz@yandex.ru

Гариза формасы:

Катнашучының фамилиясе исеме

Катнашучының яше

Укыган/эшләгән урыны

Шигырьнең исеме һәм авторы

Җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Телефон номеры

Электрон адресы

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев