Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мондый тавыш бары синдә генә...

Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында милләтебезнең талантлы егете, "Алтын тавыш иясе" Газинур Фарук¬шинның юбилей концерты булды. Концерт Татар дәүләт филармониясе каршында эшләп килүче "Илһамият" клубы кысаларында узды. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки ул иҗат юлын данлыклы "Агый¬дел" җыр һәм бию ансамблендә башлап җибә¬рә. Газинур Фарукшин Актаныш районының Ирмәш авылында...

Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында милләтебезнең талантлы егете, "Алтын тавыш иясе" Газинур Фарук¬шинның юбилей концерты булды. Концерт Татар дәүләт филармониясе каршында эшләп килүче "Илһамият" клубы кысаларында узды. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки ул иҗат юлын данлыклы "Агый¬дел" җыр һәм бию ансамблендә башлап җибә¬рә.
Газинур Фарукшин Актаныш районының Ирмәш авылында музыкаль гаиләдә дөньяга килә. Аннан Казан музыка училищесына юл тота. Аны тәмамлаганнан соң Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториядә профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында белем ала. Консерваторияне тәмамлагач Г.Фарукшинны Татар дәүләт филармониясенә солист-вокалист итеп эшкә чакыралар. Узган гасырның 90 нчы еллары азагында җыр¬чы сәхнәдән китә. Тик шулай да ул гомерлек юлдашы - җырдан аерылмый. Сирәк кенә булса да тамашачылары белән очрашып тора. Һәм инде менә кабаттан ул үзенең җырлары белән халык күңеленә ялганды.
Инде күптән юксындырган популяр җырчыбызның концерты булачагын ише¬түгә үк, күңел моңга җирсеп ашкына башлады. Ул сәхнәгә килеп чыгуга, таныш моңнар күңел кылларына килеп кагылды. Якташыбыз, Чаллыда яшәп иҗат итүче композитор Илгиз Закиров иҗат иткән "Сиңа кайттым, газиз туган ягым" (Н.Мәдъяров сүзләре) җырына ияреп, һәрберебезнең күңеле туган ягына юл алды.
Ретро-концертны оештыруда башлап йөрүче музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин бу җәһәттән "Илһамият"кә рәхмәтләрен җиткерде:
- Җырчыларыбыз ялгыз гына чыгып, концерт биреп йөри алмыйлар. "Илһамият" ул - социаль программа. Билетларыбыз да кыйммәт тү¬гел. 300 сумнан югары кү¬тәрмибез. Чөнки халык арасында пенсионерлар да бар. Аларга бергә аралашу өчен мөмкинлек тудырырга ки¬рәк. Бу клуб акча эшләү нияте белән түгел, кешеләргә рухи азык өләшү өчен оештырылды.
Тамаша залына, мөгаен, тамашачының күпчелеге Актаныш ягыннан җыелган булгандыр. Алар арасында җырчыны гомер бәйрәме белән котларга килгән шәхесләр дә бар иде.
Чаллыдагы "Актаныш" якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Таҗетдин улы Газетдинов барлык якташлар исеменнән җырчыга изге теләкләрен җиткерде:
- Син инде күптәннән Та¬тарстанның халык артисты. Син "Агыйдел" ансам¬блендә әйдәп баручы солист булып хезмәт иттең. Мондый тавыш Актанышта бары тик синдә генә бар. Үзеңне сакла. Уңышлар телибез, - дип, җырчыга якташлык җәм¬гыяте исеменнән истә¬лекле бүләк тапшырды.
Концертны алып баручы Татар¬станның халык артис¬ты Фердинанд Сәлахов та үз фикерен әйтте:
- Газинурның юбилеен, бенефисын бергә бәйрәм итәргә, халыкка аның иҗа¬тын ачар өчен дә дип килдек. Без бергә, бер педагогта укыдык. Аның тавышы нинди кыйммәтле тавыш икәнен беләм. Филармо¬ния¬дә шушы тавышның ки¬рәклеген беләләр. Халык белән очрашырга мөмкин-челек тудыралар. Без күб¬рәк чын сәнгатькә, халык җыр¬ларына, композитор әсәр¬ләренә мөрәҗәгать итәбез. Газинур консерва¬ториядә бик җиңел укыды. Аның тавышы табигатьтән куелган. Өченче курста инде аны эшкә чакырдылар. Аның иҗат юлы бик бәхетле башланды. Ул, яшь көч булып, Рамил Баһаутдинов, Максат Гомәров белән килде. Аннан соң Илгиз Закиров Газинур¬ның тавышына яраклаштырып җырлар язды. Алар бер-берсен табыштылар. Композитор белән җырчының, ша¬гыйрь¬нең табышуы бик си¬рәк. Бер-берсенә тәңгәл килгәндә, бер-берсен аң¬лаганда, чын иҗат туа. Аңа радиога, телевидениегә юл ачык иде. Халык бик кү¬тә¬реп алды. Халыкка тансык тавыш, кирәк тавыш булып килеп керде ул. Һәм, Аллага шөкер, озак еллар эшләп "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем дә алды. Аның иҗатын беләләр, аны бәяләделәр.
Газинур Фарукшинга туган ягыннан сәлам алып килгән, Актаныш район баш¬лыгы урынбасары Илфак Бариев та аның талантына соклануын белдерде:
- Мин җиде ел район мәдәният идарәсе башлыгы идем. Миңа Газинур абый¬ның сеңлесе Энҗе Муллануровна, абыйсы Мирзанур Мулланурович белән озак еллар бергә эшләргә туры килде. Бу гаиләдә барысы да бик талантлы. Алар безнең районыбызны республикага таныттылар.
Ул район башлыгы Фаил Камаевның котлау сүзләрен дә ирештерде:
- Сез бу дәрәҗәгә моңлы тавышыгыз, күңел байлыгыгыз, йөрәк җылыгыз, күп¬кыр¬лы талантыгыз белән ирештегез. Сәхнә эшчән¬легегез, иҗатка мәхәббә¬тегез - сезне яратучы тамашачыгыз өчен үзе зур бүләк ул. Табигатьнең бар гүзәл¬леген үзенә туплаган Актаныш районы җирлегеннән юл алган иҗат чишмәгез халык күңелен яулады. Без - актанышлылыр сезнең иҗат эшчәнлегегездә ирешкән уңышларыгыз белән чын күңелдән горурланабыз. Һәм киләчәктә дә иҗат дәрьягызның тулып агуын, үз киңлекләрен югалтмавын, килер буынга ныклы кү¬пер салуын телибез, - дигән сүзләрне ишетү җырчы күңелендә дә кайтаваз тапкандыр. Бу сүзләрдә район халкының да, җитәк¬челегебезнең дә җырчыга булган зур ышанычы һәм ихтирамы чагыла.
Юбилей концертында Г.Фарукшинны котлап композитор Илгиз Закиров, Мирзанур Фарукшин, композитор, баянчы Фәрит Хатипов, Рабига Сибгатуллина, Лена Бичарина, Хәйдәр Сафин да катнашты.
Источник: http://vatantat.ru/index.php?pg=802

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев