Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мохтар Мутин исемендәге драма коллективлары смотрын 15 февральдә Иске Кормаш халык театры дәвам итә

Районыбызда авыл мәдәният йортлары драма коллетивлары һәм халык театрлары смотры айлыгы бара. Мохтар Мутин исемендәге драма коллективлары смотрына 2023 нче Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында старт бирелгән иде. Авыл драма коллективларына сәхнә әсәрен ике номинациядә сайлау хокукы бирелгән иде: музыкаль спектакльләр һәм ватанпәрварлек, туган як, миллилекне яктырткан спектакльләр. Мәртәбәле жюри ноябрь, декабрь һәм гыйнвар айларында авыл җирлекләренә барып театр коллективларының чыгышын карады һәм иң уңышлы дип табылганнарын район финалына чакырды.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда быелгы театр айлыгын 7 февраль көнне Теләкәй авылының үзешчән театр коллективы  башлап җибәрде. Артистлар Айгөл Әхмәтгалиеваның "Бәхет агачы" драмасын сәхнәләштергән иде.

8 февральдә Актаныш сәхнәсен Такталачык авылы үзешчәннәре яулады. Данил Салиховның "Коткарыгыз, каравыл!" комедиясе белән тамашачыларны ял иттерде алар. 

15 февральдән район үзәгенә халык театрлары гастрольләре башлана. Бу көнне Иске Кормаш халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның "Капка" драмасын күрсәтәчәк. 

16 февральдә Яңа Әлем үзешчән театры Аяз Гыйлаҗевның "Яра", 26 февральдә Иске Байсар халык театры Данил Салиховның "Туй күлмәгем, соңгы бүләгем" драмасы белән чыгыш ясый.

27 февральдә Зөбәер халык театры Данил Салиховның "Коткарыгыз, каравыл" комедиясе, 28 февральдә Пучы халык театры Туфан Миңнуллинның "Мулла" драмасын, 1 мартта Иске Богады халык театры Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясен, 6 мартта Киров халык театры Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" комедиясен, Сәфәр халык театры Илдар Юзеевның "Онытылмас бәет" драмасын тәкъдим итәчәк. 

Спектакльләр 19.00 сәгатьтә башлана. Хөрмәтле театр сөюче дуслар! Район мәдәният сараена рухи яктан баеп, күңелле ял итәргә чакырып калабыз.

Фотоларда Иске Кормаш халык театры коллективы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев