Актаныш

Мәскәүдә корбан чалуны тыйганнар

Дөнья булгач, бәлки саннар шулай кушкандыр, быел Корбан бәйрәме Халыкара хайваннарны яклау көненә туры килде. Моны көтеп кенә торгандай, миллионлаган мөселман яшәгән Мәскәүдә, хайваннарны яклаучыларның мөрәҗәгатен исәпкә алып бу көнне корбанга тәкәләр сатуны һәм корбан чалуны тыйдылар. Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.)...

Дөнья булгач, бәлки саннар шулай кушкандыр, быел Корбан бәйрәме Халыкара хайваннарны яклау көненә туры килде. Моны көтеп кенә торгандай, миллионлаган мөселман яшәгән Мәскәүдә, хайваннарны яклаучыларның мөрәҗәгатен исәпкә алып бу көнне корбанга тәкәләр сатуны һәм корбан чалуны тыйдылар.
Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) үзенең бер хәдисендә : "Адәм баласына Корбан бәйрәме көнендә Аллаһка якынаю өчен корбан канын агызудан да сөеклерәк бер эш булмас", - дигән.
Кызганыч, Мәскәү хакимияте бәйрәм алдыннан яңа кануннар имзалаганда бу хәдистә язылганнарга игътибар бирми, мөселманнар мәнфәгатен яклауны кирәк тапмаган күрәсең. Гәрчә, хайваннарны яклаучылар бу көнне корбанга китерелгән малкайларның санын 2-3 меңнән 200-300гә киметүне генә сораган иде. Билгеле, алай була калса, чикләүнең мәгънәсе калмый иде, корбан тәкәләренең санын кем алыр? Шуңамы, җиде ишек артында йомшак кәнәфиләрдә утыручылар, ике уйлап тормый бәйрәмнең төп мәгънәсенә балта чапты. Хәер, аның мәгънәсен уйлап утыручы булган микән? Пәйгамбәрләребез чорыннан бәйрәм ителгән Корбан гаете кайда да, 5-6 ел элек кенә кабул ителгән Халыкара хайваннарны яклау көне кайда… Соңгысын хурлап әйтүем түгел, әмма шулай туры килгән очракта иң әүвәл дини мәнфәгатьләрне яклау кирәктер. Бу тыюлар аркасында шактый мөселман үзен кимсетелгән итеп тояр, чөнки мөселманнар белән хайваннар арасында сайлаганда, кызганыч икенчел булып калабыз.
Шунысын да бәлки исәпкә алырга кирәктер, Мәскәү хакимияте тарафыннан ислам дөньясының иң олы бәйрәменә кагылышлы тыюларның тәүгесе түгел бу. 2005 елда "ВИТА хайваннар хокукын яклау үзәге" җитәкчесе шәһәр мәчетләрендә массакүләм корбан чалуга каршылык белдереп, Мәскәү мэры Юрий Лужковка хат юллый. 2006 елда күп санлы мәскәүлеләрнең дәгъвасын исәпкә алып һәр мәчеттә берәр генә корбан чалуны таләп итеп куялар. 2010 елда танылган артист һәм җырчылар (Андрей Макаревич, Леонид Ярмольник, Лайма Вайкуле, Ольга Шелест, Виктор Гусев һәм башкалар) Мәскәү мэры Сергей Собянинга корбан чалуны цивилизацияләнгән кысаларга салуны сорап ачык хат юллыйлар. Һәм менә, ниһаять, 2014 ел... Алдагы сорау һәм тәкъдимнәрне исәпкә алыпмы, быел Мәскәү хакимияте шәһәр чиген узып күрше өлкәләрдә махсус корбан чалу урыннары булдырды. Шөкер, әлеге дини кимсетүне башка шәһәрләрдә күтәреп алмаслар шәт.
Интернет челтәрендә яшен тизлегендә узган бу хәбәр халык арасында да шактый бәхәс тудырды. Берәүләр яңа канунны хуплап кул чапты, икенчеләр Аллаһы тарафыннан кушылганнарны үтәү кирәклеген ассызыклады. Арада дөньяны бутап йөрүчеләр дә юк түгел. "Тәкә чалуны тыйсак, мөселманнар безне чала башлаячак..." - дип лөгатъсез чаң сугучыларны да очратырга була. Ә нигездә, бу хәбәр күпләр өчен сүз куертырга бер сәбәп кенә булып калды. Корбанга чалынган малның ите мохтаҗларга таратылганы да, нинди генә дин булмасын, алардагы уртаклык һәм Аллаһының берлеге дә онытыла, күрәсең.
Шәхсән үзем, чын милли, татар мохитендә яшәвемә сөенеп туя алмыйм. Корбан гаете мөбарәк булсын! Көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә, гамәлләргә өндәсен, якты өметләр алып килсен. Ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек, тормыш тынычлыгы, гаилә бөтенлеге, йортларыгызга иминлек телим!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: