Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Музейда кунакта

Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан, гыйнвар аеның өченче атнасында районыбыз буенча чаралар уздырылды. Шуларның берсендә без - I в сыйныфы укучылары да катнаштык. Туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадык һәм Президентыбызның эшчәнлеге белән таныштык. Безне озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Лилия Илдар кызы һәм рәсем түгәрәге җитәкчесе Клара...

Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан, гыйнвар аеның өченче атнасында районыбыз буенча чаралар уздырылды. Шуларның берсендә без - I в сыйныфы укучылары да катнаштык. Туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадык һәм Президентыбызның эшчәнлеге белән таныштык.
Безне озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Лилия Илдар кызы һәм рәсем түгәрәге җитәкчесе Клара Әмирҗан кызы алып бардылар. Музей хезмәткәрләре безне якты йөз белән каршы алды.
Кичә Минтимер Шәрип улына багышлап ясалган аерым бер залда оештырылды. Иҗат үзәге хезмәткәре Илвира Мөхәмәтҗанова залдагы экспонатларны, фотоларны күрсәтә-күрсәтә Президентыбызның балачагы белән таныштырудан ук башлап җибәрде сүзен.
Минтимер Шәймиев Әнәк авылында гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгән. Бик күп вакытын табигатьтә үткәргән. Бигрәк тә яз айларын яраткан. Яланда сыер көтү, ат чаптыру, "Карга боткасы" бәйрәмен уздыру, урманга җиләккә йөрүләр һәм безнең өчен таныш булмаган "сөяк" һәм "борчак урлау" уеннары турында сөйләде. Минтимер Шәрип улы кече яшьтән үк тырыш һәм максатчан булган. Ул тырышлык куеп баянда уйнарга өйрәнгән. Аның бу сәләте әби-бабаларыннан ук килгән. Әбисе дә, бабасы да скрипкада бик оста уйнаганнар.
Президентыбызның авыл тормышында кайнап үсүе аның сайлаячак һөнәренә йогынты ясамый калмый. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм үзенең гомерен халык тормышын яхшыртуга багышлый.
Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүзләр белән үрелеп барды. Бигрәк тә Ләйсән башкаруында "Зәңгәр күл" җыры, Искәндәрнең "Татарстан"(авторы Рафис Корбан) шигыре күңелләргә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев