Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әнием – кадерлем, балам – йөрәк парәм

23 ноябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә "Әнием - кадерлем, балам - йөрәк парәм" кичәсе булып үтте. Аны район мөслимәләр берлеге хатын-кызларыбыз өчен тәкъдим итте. Мөслимәләр өчен генә дигән максат куелмады. Бәйге-кичә аша, дин нигезләренә таянып, тәрбия бирү мисаллары күрсәтелде. Балалар, яшьләр, урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызларыбызның дин нигезләренә таянып алып...

23 ноябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә "Әнием - кадерлем, балам - йөрәк парәм" кичәсе булып үтте. Аны район мөслимәләр берлеге хатын-кызларыбыз өчен тәкъдим итте. Мөслимәләр өчен генә дигән максат куелмады. Бәйге-кичә аша, дин нигезләренә таянып, тәрбия бирү мисаллары күрсәтелде.
Балалар, яшьләр, урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызларыбызның дин нигезләренә таянып алып барылган яшәү рәвеше дәгъват формасында акрынлап кына район чараларында яңалык буларак күренә башлады. Әхлаклы, күркәм гаиләләр үзара аралашып, фикерләшеп эзләнә, тәҗрибә туплый. Шуның мисалы - мөслимәләрнең һәр айны аерым бер темага багышлап, кичә-бәйге үткәрүе.
Ислам - тынычлык, мәрхәмәтлелек дине. Дөньяви бәйгеләргә караганда ислам шәригатендә бәйгеләр үзенчәлекле. Бәйгедә катнашучылар сөенеп, тынычлык алырга тиешләр.
Таныштыру, ата-анага кагылышлы хәдисләр, Коръән аятьләрен уку, бер-берсенә табышмаклар әйтешү, ана белән бала арасында булган ягымлы мөнәсәбәт, Коръәннең соңгы ун сүрәсен укып, исемнәрен әйтү, кул эшләре: әниләр курчакларны мөслимә итеп киендерү, балалар да үзләре ясаган эшләре аша әниләребез, кызларыбыз күркәм тәрбия рәвешен күрсәтте. Кичәдә Алсу Хисмәтова ("Уңган әни") һәм кызы Мәрьям ("Мөлаем кыз"), Ләйсән Закирҗанова ("Мөлаем әни") һәм кызы Гайшә ("Уңган кыз"), Илина Арсланова ("Сәләтле әни") һәм кызы Зәйнәп ("Җитез кыз"), Эльвира Әхмәтова ("Җитез әни") һәм кызы Әминә ("Сәләтле кыз"), Рахманова Гөлнара ("Тыйнак әни") һәм кызы Зәйнәп ("Тыйнак кыз") катнашты.
Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, дини белем бирүдә мөгаллимәләребез Ләйсән Кадырова, Римма Имамова һәр катнашучыга игътибар һәм ихтирам күрсәтеп, нәтиҗәләрне билгеләделәр. Дини бәйге-кичәләрдә музыкаль бизәлешне һәрвакыт Дилбәр Гәрәева кызы Камилә белән өзлексез тәэмин итеп килә. Монысында да алар һәр үзенчәлекне искә алганнар. Тәхия Усманованың вәгазе, Ләйсән Басыйрованың моңлы җырлары уйландырды да, күңелне дә нечкәртте, моңландырды.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә әйтә: "Раббың сезгә Үзенә генә гыйбадәт кылуны һәм ата-анага игелекле булуны әмер итте. - "Исра" сүрәсе, 23 аять.
Гаиләдәге иң четерекле бурыч әни кешегә йөкләнгән, ул - бала тәрбияләү. Шуңа да ислам шәригатендә бала өчен ана хакы атага караганда зуррак. Хәдис: "Мөхәммәт с.г.в. янына бер кеше килә дә: "Йә, рәсүл Аллаһ! Минем яхшы мөнәсәбәтемә кем иң хаклы кеше?" - дип сорый. "Анаң", - ди рәсүлебез. "Аңардан соң кем?" - "Тагын анаң" - ди рәсүлебез. "Аңардан соң кем?" - "Аңардан соң да анаң", - ди ул. "Тагын аңардан соң кем?" - дигәч кенә: "Атаң", - дип җавап бирә".
Ислам дине кеше тәрбияләүне биш төрле яссылыкта күрә: тән тәрбиясе, акыл тәрбиясе, иҗтимагый тәрбия, халык тәрбиясе, әхлак тәрбиясе. Район мөслимәләре дә һәр эшчәнлекне шул юнәлештә, Аллаһы ризалыгын өмет итеп башкара.
Зөһрә Закирова, район мөслимәләр берлеге рәисе:
- Дини гаиләләрдәге ана һәм бала, аларның үзара мөнәсәбәте аша ислам динендәге тәрбия нигезләрен күрсәтәсебез килде. Яшәү барышында күрәбез - ата-аналар һәм балалар арасында төрле аңлашылмаучанлыклар булып тора. Элек тә бар иде алар, хәзер дә бар. Шуларны көйләү максатыннан, кешеләргә үрнәк итеп мөселман гаиләләрен күрсәтергә ниятләдек. Дәгъваттан булсын. Мөслимәләр берлегендә оештыру эшләре буенча җаваплы Сумия Гарифуллина кичәне алып баруны да, бәйгедә катнашучыларга биремнәрне дә шәригать кануннары нигезендә, Коръән аятьләренә таянып, хәдис кулланып әзерләде. Биш ана балалары белән катнашты бәйгедә, алдан әзерләнде.
Гөлнара Рахманова, "Тыйнак әни" номинациясендә җиңүче:
- Әниләр бәйрәме була, дип, кызым Зәйнәп белән катнашырга тәкъдим ясадылар. Бәйге гаиләбезгә зур файда китерде. Балам бер сүрә булса да артыграк өйрәнә торды. Кул эшләрен өйрәндек, күбрәк аралаштык. Ике арадагы мөнәсәбәтне ныгыту өчен дә әйбәт булды. Ата-аналар турында хәдисләр өйрәндек. Бик күп файдалы мәгълүмат тупладым үзем өчен дә.
Илина Арсланова, "Сәләтле әни" номинациясендә җиңүче:
- Алдан әзерләндек, хәдисләргә, Коръәнгә таяндык. Әзерлек чаралары, бәйгене үткәрү буенча тәҗрибәбез юк әле. Шулай булса да, бик хөрмәтләп кабул иттеләр, һәр катнашучыны да бүләкләделәр. Килүчеләргә дә, катнашучыларга да, оештыручыларга да рәхмәт. Сәләтне күрсәтү өчен дә балалар белән татарча мультфильмнарны карап чыктык. Алар юкта көзге каршына басып, мультфильм геройлары булып сөйләргә өйрәндем. Алдагы кичәләрдә дә катнашырбыз дип уйлыйм.
Алсу Хисмәтова, "Уңган әни" номинациясендә җиңүче:
- Бик мәгънәле кичә булды. Вәгазьләрдән, хәдисләрдән залда утыручылар да яңалыклар алгандыр, тормыштагы күренешләр буенча да уйлангандыр. Үзебез дә дини, дөньяви белемнәрне ныгыттык. Катнашулар, тырышлык сәхнә өчен генә булмасын иде, тормышта да шушы исемнәргә лаек булып яшәргә насыйп булсын.
Мәрьям Хисмәтова, "Мөлаем кыз" номинациясендә җиңүче:
- Әни белән әзерләндек. Шигырьләр, табышмаклар, Коръән сүрәләре ятладым. Әнигә кул эшләрен эшләргә булыштым.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев