Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ОЧРАШУ МИЗГЕЛЕ КҮҢЕЛЛЕ: Туган як җылысы ( Якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиевадан - югары бәя)

Якташларым белән һәр очрашудан, нәкъ җырдагыча - рәхәт бер җан җылысы алам мин. Бу юлы да шулай булды.


 "Яңа китабым чыккач, туган ягым Актаныш китапханәсендә кунак булмый киткәнем юк", - дип, элек тә бераз мактанырга өлгергән идем. Менә, насыйп булгач, янә матур очрашудан әйләнеп кайттык. Сәбәпчесе - "Хәния" китабы иде. 


Бу юлы да якташларым зал тутырып килгән, мең рәхмәт үзләренә! Китапханә директоры Ландыш Җәүдәтовнаны күптәннән беләм, нинди дә булса чара үткәрергә алынса, шаулап, ыгы-зыгы килеп йөргәне ишетелми - әллә ни арада менә дигән зәвыклы, әзерлекле чараны оештырып та куя. 


"Артык мәшәкатьләнмәгез, китапханәчеләр белән күзгә-күз очрашу да җитә", - дип алдан әйтсәм дә, кая ул! Ул җитәкләгән коллектив кызлары бик матур сценарий, презентация, буктрейлер әзерләп өлгергәннәр, китап күргәзмәсе булдырганнар; оператор егетләр үз эшләрен белә; җырчы кызлар затлы тавышлары белән матур җырлар алып килгән. Әлеге кичә күпләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсендә гадәттәгечә үз югарылыгында әзерләнгән иде. Залда гел үзебезнекеләр, якташларым! Актанышның газета, телевидение, радио хезмәткәрләре гомер бакый минем иҗатымны зурлап халыкка тәкъдим итә иде, бу юлы да шатлык уртаклашып, олылап килгәннәр! Илфак абый Ибраһимовның иҗат хакындагы сүзләре, Йосыф абыйның Хәния турындагы фикерләре, Альбина апаның, Әлфия апаның гөлләре-чәчәкләре, "безнең авыл җирлегеннән күчтәнәч", - дип, Сирена апаның Усыдан күтәреп килгән тау кадәр чәкчәкләре... "Хәния" китабын укырга да өлгереп, әсәр хакында фикер җиткергән, рәхәтләнеп җырлап та алган тамашачылар... 


Әлеге очрашу яңа китап бәйрәме генә булып калмыйча, татар халкының яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең рухына бер дога да булгандыр. Аны яраткан, аны сагынган тамашачы хәтерендә җырчы үзе бер моң булып яши бирә - очрашуларга барган саен моның шулай икәненә тагын бер кат инанып кайтасың. "Хәния" китабы шушы хәтернең тагын да озын гомерле булуына бер сәбәпчегә әверелсен иде.


Туган ягымдагы очрашу моның белән генә төгәлләнмәде, Актанышның йөзек кашы булган, сәләтле балалар өчен гимназиядә дәвам итте! Моңа тиклем дә гимназиядә укучы кызларның минем хикәя-повестьлар буенча шактый саллы фәнни эшләр язып, республикакүләм конкурсларда җиңеп чыкканнарын белә идем - китапханәче Эльвира ханым очрашуга дәшкәч, сөенә-сөенә кайттым. Май чүлмәге тышыннан билгеле, гимназиягә килеп керүгә үк үзгә бер мохит. Тынычлык, итагатьлелек, зыялылык... Укучылар тырышлыгы белән ясалган татарча мультфильмнарга, "Ералаш" тибындагы киножурналларга да җәһәт кенә күз салырга өлгердем - их, аларның барысын ТНВ каналы аша бүтән балаларга да тәкъдим итәргә!.. Гимназия директоры Рузилә Илдаровнага сокландым: ачык йөзле, япь-яшь ханымның иңнәрендә никадәр җаваплылык! Аның очрашу вакытында сөйләп алган тормыш кыйссасы - үзе бер хикәягә нигез кебек... 


Якташларым белән һәр очрашудан, нәкъ җырдагыча - рәхәт бер җан җылысы алам мин. Бу юлы да шулай булды. Җырга-моңга, әдәбиятка, китапка мәхәббәтне тоеп, шул мәхәббәткә мең рәхмәтле булып кайтуым...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев