Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Очрашулар – илһам чишмәсе

Шушы көннәрдә, Актаныш районының иң ерак почмагында, Чуракай авыл мәдәният йортында Чаллы язучылары Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова һәм аларның иҗатташ дуслары- җырчы-педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова һәм яшь җырчы Айдар Сәфәргалиннар катнашында әдәби-музыкаль кичә узды. Чуракай авыл китапханәсе мөдире Рима Минһаҗева әзерләп алып барган чара, тамашачыларныкунаклар һәм аларның...

Шушы көннәрдә, Актаныш районының иң ерак почмагында, Чуракай авыл мәдәният йортында Чаллы язучылары Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова һәм аларның иҗатташ дуслары- җырчы-педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова һәм яшь җырчы Айдар Сәфәргалиннар катнашында әдәби-музыкаль кичә узды.
Чуракай авыл китапханәсе мөдире Рима Минһаҗева әзерләп алып барган чара, тамашачыларныкунаклар һәм аларның иҗатлары белән таныштырудан башланып китте. Язучыларның иҗаты белән таныштыру экран аша күрсәтелгән презентация белән дә баетылды. Залда өлкәннәр генә түгел, мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балаларының да булуы, күңелләргә шатлык өстәде.
Рима Инсаф кызының да, авыл китап сөючеләренең дә чарага ныклы әзерлек белән килүләре сизелеп тора. Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе,прозаик һәм шагыйрь Факил Сафин иҗаты буенча фикер алышуларның, язучының әсәрләренә тирән анализ ясау дип кабул итәрлек булды. Укучылар бик җитди сораулар биреп, автордан да нәкъ шундый ук, тирән эчтәлекле, төпле җаваплар алдылар. Язучының һәр әсәренә, бигрәк тә «Соңгы көз» һәм «Саташып аткан таң» романына карата фикерләрен җиткерүчеләр күңелдә соклану уятты. Китап укыймыйлар дигән сүзләр яңгыраган заманда, авылда яшәүче әдәбият сөючеләрнең чыгышлары күңелдәге өметләрнең яшәрүенә сәбәпче булдылар.
Балалар бакчасына йөрүче кечкенә балаларныңсәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләүләре, әле киләчәгебез бар, милләтебез яшәячәк дигән ышанычны ныгытты.
Шагыйрә Әлфия Ситдыйкованыңиҗатында туган якка булган мәхәббәте киң урын алып тора. Якташлары аның шигъриятен бик яратып кабул итәләр. Шуңа күрә дә аның үз авызыннан иҗат үрнәкләрен ишетү, һәркемнең дә күңел кылларын тибрәндерде сыман. Автор үзе дә якташлары, авылдашлары хакында зур ихтирам белән сөйли, туган ягыннан, аның кешеләреннән илһам алып иҗат итүен яшерми.
Кичәнең бизәге булып яңгыраган җырлар да, нәкъ менә Чуракайга кунакка килгән язучы-шагыйрьләрнең иҗат җимешләре. Чуракайлылар күпкырлы талант иясе Факил Сафинның популяр җырлар авторы, композитор икәнлегенә дә нәкъ менә шушы кичәдә инандылар.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания СибгатуллинаЯр Чаллы педагогия институты галимәсе, филология фәннәр кандидаты буларак күпләргә таныш. Һәм аңарда белем алган укытучылар, тәрбиячеләр бүгенге көндә Актанышның һәр авылында диярлек белем һәм тәрбия бирә. Чуракайда да без аның укучыларын очраттык.Дания Сибгатуллинаның репертуарында Әлфия Ситдыйкова сүзләренә композитор Рәис Нәгыймов иҗат иткән җыр да бар. Ул «Синең караш - илһам чишмәсе» җырын башкарып, актанышлылар күңеленә янә бер шатлык өстәде. Дания Сибгатуллина һәм Айдар Сәфәргалинның югары профессиональ дәрәҗәдә башкарган җырларын тыңлап хозурланган халык, аларның чыгышларын көчле алкышлар белән бәяләделәр. Авыл үзешчәннәре дә, кунакларга рәхмәт йөзеннән җыр бүләк иттеләр.
Кичә авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хәсәновныңрәхмәтле чыгышы белән тәмамланды. Үзе дә әдәбиятка, китапка гашыйк җитәкченең,кичәне башыннан алып ахырына кадәр карап, тыңлап утыруы, язучыларга карата булган ихтирамы итеп кабул ителде.Бу инде әдәбият-сәнгать кешеләре өчен зур бәя. Ә Актаныш ягында әдәбият-сәнгатьне тиешенчә бәяли белүчеләр яшәгәне һәркемгә мәгълум. Чарага Актаныш мәгълүмат үзәгеннән телевидение һәм радио хезмәткәрләренең килүе дә, моны тагын бер кат исбатлады. Шуңа күрә дә без, Актаныш ягыннан чакыру алсак, кар дип тә, буран дип тә тормыйча, ашкынып юлга чыгабыз. Чөнки безне анда ихлас, ачык күңелле, китапны, шигъриятне, җыр-моңны яратучы тамашачылар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев