Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Оешмалар арасындагы "Сыйлы мәйдан" проектының җиңүчеләре -икәү!

"Сыйлы мәйдан" проекты кысаларында оешмаларның Яңа ел бәйрәменә әзерлегенә нәтиҗә ясалды.

         Бәйрәм сыйсыз, табын ашсыз булмый. Татар халкы гомер-гомергә кунакларны милли ризыклар белән сыйлап шаккаттыра. Россиядә 2022 ел халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы. Шул уңайдан яңа ел бәйрәм көннәрендә район халкын берләштерү, активлыгын арттыру, ялын мәгънәле, кызыклы итеп оештыру максатыннан “Сыйлы Мәйдан – 2021” бәйгесе оештырылды.

             Бәйгенең беренче өлешендә район үзәгендәге оешмалар Ленин паркында боздан, кардан милли композиция ясыйлар. Композициянең үзәгендә татар халык ашлары һәм халык сәнгате элементлары (татар гармуны, сандык, чигүле мендәрләр, самавыр һ. б.) булырга тиеш иде.

       Икенче этап- бүгенге Кышкы карнавал- район үзәгендәге барлык уку-укыту учреждениеләре парадка яңа ел, әкияти тематикага туры китереп бер машина бизәде. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Яңа ел, шулай ук 10-12 кешедән торган Санта Клаус башлыклары кигән оешма активы Ленин урамы буйлап халыкны Яңа ел белән котлап узды. Командаларның совет чоры , чит ил кино һәм мультфильмнарына таянып әзерләнгән махсус котлау чыгышларын, спорт уеннарындагы урыннары исәпкә алынып нәтиҗә чыгарылды.

Оешмалар арасында I урында технологик техникум һәм район үзәк хастаханәсе. 

Белем бирү оешмалары буенча I урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат,  II урында Актанышның беренче санлы мәктәбе, III урында "Каенкай", "Әтәчкәй", "Умырзая" балалар бакчалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев