Актаныш

Олпат язучы олуг бүләккә лаек булды

Язучы-журналист, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әмирҗан Моталлапов 80 яшендә яшьлегенә кабат кайтты. Яланаяк йөгереп йөргән балачак эзләрен яшел чирәменә төреп саклаган Мерәс авылында йорт салырга кереште ул. Кодрәт иясе Аллаһы Тәгалә шушы тәвәккәллеге өчен авыл җанлы каләм иясен зурларга кирәклекне дә озак көттермәде. Күп китаплар авторы Әмирҗан Моталлапов Гамил Афзал...

Язучы-журналист, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әмирҗан Моталлапов 80 яшендә яшьлегенә кабат кайтты. Яланаяк йөгереп йөргән балачак эзләрен яшел чирәменә төреп саклаган Мерәс авылында йорт салырга кереште ул. Кодрәт иясе Аллаһы Тәгалә шушы тәвәккәллеге өчен авыл җанлы каләм иясен зурларга кирәклекне дә озак көттермәде. Күп китаплар авторы Әмирҗан Моталлапов Гамил Афзал исемендәге бүләккә лаек булды.
Әлеге бүләкне аңа район башлыгы Фаил Камаев һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Данил Салихов юбилярның иҗатына багышлап уздырылган мәртәбәле тантанада зурлап тапшырдылар.
- Башкалабыз Казанда уздырылган Татарстан Язучылар берлегенең соңгы утырышы Әмирҗан Моталлаповның иҗатын тикшерүгә, анализлауга багышланды. Аның кандидатурасын Гамил Афзал исемендәге бүләккә тәкъдим итүгә, барлык идарә әгъзалары бу тәкъдимне хуплап алды, беркем тарафыннан да каршылык күрсәтүче булмады, - диде Данил Салихов.
Ул якташыбызны шушы бүләкне алуы һәм 80 яшьлек юбилее белән Татарстан Язучылар берлеге исеменнән котлады.
Район башлыгы Фаил Камаев колачлы иҗаты һәм яшь буынны әдәбиятка тартуда керткән хезмәтләре өчен юбилярга Рәхмәт хаты тапшырды.
Хәтерләсәгез, беренче тапкыр әлеге бүләккә күренекле язучы, драматург Туфан Миңнуллин лаек булды. Аның үлемсез әсәре "Әлдермештән Әлмәндәр"е белән менә ничәмә-ничә яшь буын тәрбияләнә. Үлемсез Әлмәндәр картның бик күпләргә өлге булырлык уңай образ икәне мәктәп укучысыннан башлап, иң өлкән яшьтәгеләргә тикле яхшы таныш. Әмирҗан Моталлаповны да Актанышның Әлмәндәре дип юкка гына әйтмиләрдер. Шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаевнең шигырьләрендә бу фикер асыл җептәй очтан-очка ялгана.
Мерәс авылында туып-үскән мөхтәрәм затның олыгайган көнендә, җәмәгате Любовь Заһит кызы белән бергәләп, район үзәге Актаныштан шушы кечкенә авылга кайтып төпләнүе өчен дә нәкъ менә шул Әлмәндәргә хас ихласлык, тәвәккәллек һәм олы йөрәк кирәктер.
Малай чагыннан ук югарыга үрмәләргә өйрәтеп, биеклеккә менүнең ләззәтенә әле дә ымсындырып торучы биек таулары чакырып кайтаргандырмы, тәненә-җанына сихәт биргән изгеләр чишмәсен сыендырган гүзәл табигате, ата-бабаларының, авылдашларының үткәннәрдән килеп ишетелгән кайтавазы үзенә дәшкәндерме - мондый адымны һәркем дә ясый алмый.
Кулыннан каләме төшмәгән, дуслар-туганнар бергә җыелганда гармунын алып, татар халык көйләрен сузган, җор телле, көр күңелле әдипнең хуҗалык эшләренә хирыслыгын авылдашлары инде элек-электән үк белә. Шуңа күрә авылга кайтып, яңа өйгә нигез сала башлавына гаҗәпләнүчеләр бөтенләй үк юктыр. Соңгы елларда җәйләрне алар болай да шушы авылда уздыра иделәр бит. Авыл тормышы белән яшәп тә, зур-зур роман-повестьлар иҗат итүе, иҗаттан бер мизгелгә дә аерылмавы, чыннан да, сокланырлык!
- Мерәс авылының даны тирә-якка таралган Изгеләр чишмәсен торгызучы, аның сихәтле булуын дәлилләүче дә ул безнең Әмирҗан абый, - диде "Нур" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Харисов һәм Уразай авыл җирлеге башлыгы Рузил Исламов үзләренең тәбрикләүләрен җиткергәндә.
Хуҗалык җитәкчелеге кече авылны җанландырып җибәргән күренекле якташларын 80 яшьлек юбилее белән котлап, тай бүләк итте.
Юбилярны котларга Казаннан, Чаллыдан танылган якташ-язучылар Актанышка кайткан. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре Илфак Ибраһимов, Вахит Имамов Әмирҗан Моталлаповны остазлары буларак хөрмәтләүләрен белдерделәр. Ә "Ялкын" журналының бүлек мөхәррире Фәйрүзә Мөслимова һәм "Казан утлары" журналының әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева, нечкә хисләр белән уратылган тәбрик сүзләренә төреп, яңа гына дөнья күргән китапларын бүләк итеп тапшырдылар.
Районның мәдәният, мәгариф бүлеге кичәнең җыр-биюләр белән үрелеп баруын тәэмин итсә, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары үз иҗатлары аша җылы хисләрен белдерделәр. Бәйрәм чарасы Әмирҗан Моталлаповның тормыш юлын, тоткан кыйбласын, иҗатын тоташтан күз алдына китерергә мөмкинлек бирде. Ә язучы үзе: "Миңа тагын да илһамланыбрак иҗат итәргә көч-куәт өстәгәнегез өчен һәммәгезгә дә рәхмәтлемен", - диде. Әйе, без аңа тагын да зуррак иҗат уңышлары һәм сәламәтлек телибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: