Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Олы сәхнәгә юл кечкенәсеннән башлана

Ел саен районыбызда "Йолдызлык" фестивале үткәрелә. Ул конкурста һәр мәктәп тә теләп катнаша. Быел да безнең гимназия укучылары бу җыр-бию бәйрәмен көтеп каршы алдылар. "Йолдызлык" башта мәктәп күләмендә үткәрелә. Башлангыч сыйныфлар өчен фестиваль, мөгаен, бик мөһим чараларның берсе булып торадыр. Алар сәхнәгә чыгу вакытын көтеп торалар. Мәктәпкә яңа килгән кешеләр...

Ел саен районыбызда "Йолдызлык" фестивале үткәрелә. Ул конкурста һәр мәктәп тә теләп катнаша. Быел да безнең гимназия укучылары бу җыр-бию бәйрәмен көтеп каршы алдылар.
"Йолдызлык" башта мәктәп күләмендә үткәрелә. Башлангыч сыйныфлар өчен фестиваль, мөгаен, бик мөһим чараларның берсе булып торадыр. Алар сәхнәгә чыгу вакытын көтеп торалар. Мәктәпкә яңа килгән кешеләр өчен бу конкурс үзләрен күрсәтергә, хисләрен, тоемлауларын әйтергә булыша.
"Йолдызлык" безнең мәктәптә өч көн дәвамында барды. Башлангыч сыйныфлардан соң, икенче көнне бишенче-алтынчы сыйныфлар чыгыш ясадылар. Аннары тугызынчы-унберенче сыйныфлар катнашты. Әлеге күңелле чараны сәнгать буенча җитәкчебез Алсу Мирзамәхмүт кызы оештырды.
Конкурс җыр-биюгә сәләтле балаларга олы сәхнәгә менәргә ярдәм итә. Мин үзебезнең гимназия укучыларының мәдәният-сәнгать өлкәсендә уңышка ирешүләрен телим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев