Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

МӘДӘНИ СУЛЫШ: Зөбәер халык театры Актанышта "Китәм инде" драмасын сәхнәләштерде (БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Көлемсәр һәм Ришат Хаҗиповлар,  Ленар Габидинов, Нәзирә Хабибуллина, Хәмит Закиров, Илсөяр Мөхәммәтдинова, Илфак Раянов башкарган рольләр аша драма халык күңеленә үтеп керә алды.

Актаныш районында театр айлыгы дәвам итә. 3 март кичендә мәдәният йорты сәхнәсе Зөбәер авылы халык театрына тапшырылган иде.  Ел саен үзләренең сәхнә әсәрләре белән тамашачыны уйланырга да, моңаерга да мәҗбүр иткән, рәхәтләнеп көлдергән дә коллектив үз репертуарын Р.Хәмид әсәре буенча куелган "Китәм инде" драмасы белән тулыландырган. 

Бүгенге көндә Зөбәер авылы халык театры тату бер гаиләне хәтерләтә. Артистлар эзләп яфаланмыйлар биредә - еллар буе бер үк состав сәхнә тота дисәм дә, шәт, ялнышмам. Бу юлы да тамашачы сәхнә күркенә әверелгән таныш йөзләрне күзәтте, аларның борчу-мәшәкатьләрен үзенекедәй якын күреп утырды, алар белән бергә утка керде, суны кичте. 

Реклама


Көлемсәр һәм Ришат Хаҗиповлар,  Ленар Габидинов, Нәзирә Хабибуллина, Хәмит Закиров, Илсөяр Мөхәммәтдинова, Илфак Раянов башкарган рольләр аша драма халык күңеленә үтеп керә алды. Афәрин, зөбәерлеләр! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев