Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пучы халык театры Сарманга икенче тапкыр гастрольгә барды

          Пучы халык театры районда оештырылган театр айлыгы кысаларында Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" пьесасын сәхнәләштереп күрсәтүе турында хәбәр иткән инде.  

 

            Артистлар тамашачы тарафыннан уңышлы кабул ителгән спектакльне Сарман районында да күрсәтте.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә куелган тамашаны сарманлылар да яратты. Пучы артистлары Сарман районының башка авыл җирлекләреннән дә чакыру ала.

6 март көнне пучылылар "Сүнгән йолдызлар"ны Карашай-Саклау мәдәният йортында күрсәтә. 

- Карашай Саклау халкы да безне бик жылы кабул итте, басып алкышладылар. Сарман районы муниципаль башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы  һәм авыл жирлеге башлыгы Вероника Вячеславовна исеменнэн Рәхмәт хаты белән бүләкләндек. Безне шулай жылы каршы алып, хөрмәт белән озатып калган өчен рәхмәт белдерәбез! Шулай ук монда катнашкан барлык үзешчән артистларга, авыл башлыгы Нияз Нуретдиновка, режиссёрыбыз Символ Гайнетдиновка зур рәхмәт! -, дип, бу хакта безгә хәбәр юллады Пучы мәдәният йорты директоры Ильгина Нуретдинова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев