Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пучы халык театрын Сарманда көтәләр

Районда ел саен уздырыла торган театр айлыгын башлап җибәргән Пучы халык театры тиздән күрше районнарга да гастрольгә чыгачак.

       Быелгы сезонга Пучы халык театры Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасын сәхнәләштереп район тамашачысына тәкъдим итте. Спектакль зур уңыш белән узды. 
       Хәзер инде Пучы артистларын Сарман тамашачысы көтә. Тамаша көне һәм урыны билгеле- 18 февральдә район мәдәният сараенда булачак.
       Пучы театрының Сарманга икенче тапкыр гастрольгә чыгуы. Узган елгы тамашаны да Сарман районы халкы яратып кабул иткән иде. Карашай- Саклау авылы халкы театр коллективын Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектакленнән соң кайнар алкышларга күмде, чәчәкләр, бүләкләр белән озатты.

        Пучы халык театрына уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев