Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Пушкин картасы" белән Россия фильмнарын карап була

14-22 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентлар кино билетларын «Пушкин картасы» белән түли ала.

  "Пушкин картасы" белән Кино фонды, Россия Мәдәният министрлыгы яки төбәк хакимият органнары ярдәме белән булдырылган Россия фильмнарына барырга мөмкин. Шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар 1991 елга кадәр иҗат ителгән «Алтын Коллекция» фильмнарын карый алачак. Кинотеатрга бару өчен картаның гомуми балансыннан 2 мең сумнан да артык акча тотарга мөмкин түгел.

             "Пушкин картасы" 2021 елда эшли башлады. Аның ярдәмендә мәктәп укучылары һәм студентлар 14 яшьтән алып, 22 яшькә кадәр мәдәни чаралар теләсә кайсы төбәктә түли. Иң мөһиме-оешманың «Пушкин картасы» федераль программасында катнашуы. «Пушкин картасы» хуҗасы музейга, театрга, филармониягә бару өчен үз исеменә генә билет сатып ала ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев