Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"ПУШКИН КАРТАСЫ"- Дәүләт концерт-театрларга, музейларга йөрергә яшьләргә 3 мең сум акча бирә!

Фисгармония дип аталган музыка коралы турында күреп белмәсәгез дә ишеткәнегез бардыр. Актаныштагы “Туган як” музеенда да тыйнак кына мәдәният залында утыра ул.

          Хәзер инде фисгармониянең клавишалары искергән, педальләре дә бу музыка коралының шактый тарихы бар икәнен искәртә. Чыннан да бу фисгармония ясалганга 100 ел гына түгелдер. Хуҗасы да бит 1875 елда туган татар халкының беренче профессоры Мансур Солтанов.

    Хәзерге Актаныш районының Иске Байсар авылы янындагы Мәчти авылыннан бик күп, исемле, күренекле мәшһүрләр чыккан. Мансур Солтанов та шушы Мәчтидә туа.

“1903 елда, 22 яшендә Мәскәү консерваториясенә укырга керә. 1903 елда Мәскәү консерваториясенең В.В. Кречман классын көмеш медальгә тәмамлый.1906 елдан башлап Зур театр оркестры музыканты, Кырым симфоник оркестрлары флейтисты булып эшли. 1912 елдан Саратов консерваториясенең флейта, сольфеджио һәм музыка теориясе классларында укыта. 1919 елның 19 декабрендә тиф авыруыннан вафат була. Мансур Солтанов вафатыннан соң аның фисгармониясен Мәчти авылындагы балалар йортына бүләк итәләр. 1997 елның 20 ноябрендә Балалар йорты хезмәткәре Зәкия Билалова бу кыйммәтле, тарихи музыка коралын Актаныш музеена китерә. Мансур Солтановның фисгармониясе-безнең музейның кыйммәтле экспонатларыннан берсе”.


          Бу аңлатманы мин РФ “Пушкинская карта” сайтыннан табып укыдым һәм шаккаттым. Саф алтын беркайчан да кыйммәтен җуймый. Мансур Солтановның исеме янә Россиягә зыялылык, затлылык, эрудиция үрнәге булып балкый. Шул дәвердә үк гап-гади, башкаладан ерак төбәктә туып-үскән татар баласы Мәскәү кадәр Мәскәүгә барып, югары музыкаль белем алган. Илнең иң абруйлы театрында сәхнә тоткан.

         Безнең балалар милләтебезнең, халкыбызның шушындый күренекле шәхесләре турында беләдерме? Икеле. Ә бит үрнәк алырга, тигезләнергә хәзерге көндә дә бик затлы шәхес Мансур Солтанов, аның турында күбрәк беләсе, тормыш юлы турында укыйсы килде. Нигә безнең язучылар әлеге шәхесне төп герой итеп алып роман-повестьлар язмый икән?

            “Пушкин картасы”ның барлыкка килүе балаларга, яшьләргә үзебезнең рухи байлыгыбыз турында күбрәк белергә юл ача. Бүген күбебез акча, хезмәт хакы өчен башыбызны да күтәрми нидер эшлибез дә эшлибез. Кичкә хәлдән таеп кайтып егылабыз. Аз гына буш вакыт булдымы- кулда телефон. Ниндидер югары мәдәниятле кичәләргә бару, академик театрларга йөрү - пандемия вакытында аннан да биздек. Әле Казанга барып, гаилә белән спектакль карап кайтыйк дисәң, шактый гына чыгым чыгарырга кирәклек тә чабудан тартып тора.

    Дәүләт тарафыннан 3 мең сум акча салынган “Пушкин картасы” 14-22 яшьлек балаларга, студентларга декабрьгә кадәр бушка концерт-спектакльләргә, музейларга һәм башка мәдәни оешмаларга йөрергә мөмкинлек бирә. Карта “Госуслуги РФ” хезмәтеннән электрон рәвештә бирелә.

“Пушкин картасы” белән Илсөя Бәдертдинова @ilsiiabadretdinova концертына барып булмый анысы. Карта белән карый торган мәдәни чараларның, культура учакларының  исемлеге булдырылган. Алар арасында безнең Актаныштагы "Туган як" музее да бар.

"Туган як" музеен карап чыгу шалкан бәясе: балалар өчен 50, зурларга 100 сум.

     Кулында "Пушкин картасы" булганда яшь егетләр, яшь кызлар бушка керә. Билет бәясе чикерелә. Бу ел ахырына кадәр 3 мең сумга рәхәтләнеп концерт, спектакльләргә барырга мөмкин.

Яңа елдан РФ Президенты Владимир Путин "Пушкин картасы"на 5 мең сум салыначагын әйтте.

"Пушкин картасы"ннан дәүләт хезмәтләре порталында кемгә беркетелгән шул гына файдалана ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев