Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район музеенда кышны озату: Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Кар палитрасы» күргәзмәсе ачылды

Бүген «Туган як» музеенда районыбызның балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары иҗат эшләрен тәүге күргәзмәдә тәкъдим итте. «Кар палитрасы» күргәзмәсе, исеменнән үк аңлашылганча, кышкы табигать күренешләренә багышланган иде.

"Кар палитрасы" күргәзмәсен "Туган як" музее директоры Мирсил Әһелтдинов ачып җибәрде. 

Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Сәрвәровның үзе кебек укучылары да бик талантлы, диде алып баручы.

Картиналар рәссамнарның һөнәри осталыгын гына ачып калмый, алар безне табигатьнең бөтен бизәкләрен күрергә, гади генә тоелган күренешләрнең матурлыгын танырга өйрәтә.

 "Кар палитрасы" күргәзмәсенә куелган картиналарда укучылар үзебезнең Актанышның матур табигатен сурәтләгән, анда Ирмәш тавыннан күренешләрне дә, Куян авылы урманнарын да танырга була.

Айрат Изил улы укучылары белән төрле ел фасылында бик еш табигатькә пленер-дәресләргә  чыга. Пейзажны рәсемгә төшерүнең үз нечкәлекләре бар. Сыйныфтан-сыйныфка күчә барган саен эшләү техникасы катлаулана һәм картиналардагы сурәтләр дә матуррак килеп чыга.  

"Кар палитрасы" күргәзмәгә әверелгәнче ике рәсем сыйныф укучылары әлеге темага үткәрелгән бәйгедә катнашканнар. Жюри әгъзалары- балалар сәнгать мәктәбе директоры Айзат Әмиров, остаз Айрат Сәрвәров, Актанышның икенче мәктәбе укытучысы Инсаф Әмирханов 2, 4, 5 сыйныф укучыларының эшләрен бәяләп 25 картинаны сайлап алганнар һәм район музеендагы күргәзмәгә тәкъдим иткәннәр.

Айзат Әмиров 2023-2024 нче уку елында "Агыйдел балкышы" проекты эшли башлавын, проект кысаларында рәсем сәнгате буенча да күп кенә яңа чаралар үтүен әйтте. "Кар палитрасы"- шушы проект нәтиҗәсе. Актаныш сәнгать мәктәбе, аның Такталачык, Сәфәр, кадет-интернат мәктәпләрендәге филиаллары укучылары да иҗат эшләре белән проектка катнашканнар.

-Балаларның эшләренә бәя бирү бик авыр булды. Укучылар туган як табигатен бик матур итеп тасвирлаган. Шуңа күрә призлы урыннарга берничә укучы билгеләдек. Башка катнашучыларга да дипломнар тапшырдык,- дип Айзат Салихҗан улы әлеге эшчәнлек белән таныштырды. 

Күргәзмә белән танышырга килгән Инсаф Әмирханов дөньяның катлаулы булына карамастан, укучыларның табигатьтәге могҗизалы матурлыкны күрә белүләре укытучының осталыгы турында сөйли, диде.

Әйе, Айрат Изил улы озак еллар эшләү дәверендә меңләгән укучыга рәсем сәнгате серләрен төшендерә. Әлеге күргәзмә эшләре дә шуны раслый.

Остаз укучыларының уңыш серен бик гади бәяли: "Әгәр укучы дәрестә укытучысының өйрәткәннәрен, техника, буяулар сайлау буенча киңәшләрен төгәл үтәсә, иң матур картиналар туа", диде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев