Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районыбызның мәктәп һәм балалар бакчалары йолдызчыкларын «Йолдызлык»ка сайлыйлар (фотолар)

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында узучы «Йолдызлык» фестивале Актаныш районында аеруча популяр.

            Халкыбызның җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләте яшь буында -балаларыбызда бик тә калку чагылыш таба.

Режиссер һәм  педагоглар оста зәрканчеләр кебек табигатьтән бирелгән талантны тагы да ача- шомарта, үстерә, фатихасын юллап сәхнә түренә озата.

Нәкъ тә "Йолдызлык" кебек фестивальләр андый сәләтле кызлар, малайларга сәнгать дөньясында ныклы адымнар ясарга көч бирә, алга таба бик күп яшьләребез артист һөнәрен сайлап халкыбызга хезмәт итә.

           Бүген "Йолдызлык" фестиваленең район турына сайлап алу Актаныш авылында уза. Мәртәбәле жюри балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең әзерлеген бәяләп иң яхшы номерларны район фестиваленә тәкъдим итәчәк.

              Җырчы, биючеләргә, нәфис сүз осталарына, конферансьеларның барысына да уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев