Актаныш

Райондашларыбызга уңышлар телибез!

Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең иҗади сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлтелгән "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" " республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале суперфиналы 13 апрельдә Казанда "Уникс" концертлар залында старт ала. Ул 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Сәләтле балалар һәм яшьләр арсында зур популярлык казанган, иң-иңнәренә зур сәхнәгә, эстрадага юл ачкан бу фестиваль...

Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең иҗади сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлтелгән "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" " республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале суперфиналы 13 апрельдә Казанда "Уникс" концертлар залында старт ала. Ул 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Сәләтле балалар һәм яшьләр арсында зур популярлык казанган, иң-иңнәренә зур сәхнәгә, эстрадага юл ачкан бу фестиваль быел 15нче тапкыр үткәрелә һәм ул Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Фестиваль җиңүчеләренә акчалата премияләр һәм призлар биреләчәк, шулай ук алар 17 апрельдә "Уникс"та һәм 25 апрельдә "Пирамида"да узачак ике гала-концертта катнашачак.
Актаныш районыннан суперфиналда "Тамчы" вокал ансамбле (җитәкчесе Лилия Мостафина), "Образ" бию ансамбле (җитәкчеләре Н. Романова һәм Р. Миндияров), конферанслар (җитәкчеләре Л. Ялалова, И. Габдуллина ) һәм ялгыз җыр башкаручылар (җитәкчеләре Д. Мусин) катнаша.
Райондашларыбызга уңышлар телибез!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: