Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районның "Туган як" музеена "Пушкин картасы" нигезендә 247 кеше экскурсиягә килгән

Яшь буынны мәдәнияткә тартуда “Пушкин картасы”ның роле әйтеп бетергесез зур. 2021 елның 1 сентябрендә Россия президенты В. В. Путинның әмере белән гамәлгә кергән бу проект нигезендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге кызлар-егетләр Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы исемлегендәге мәдәни-сәнгати чараларга бушлай керә ала.

            Бушлай дию бик үк дөреслеккә килеп тә бетми. 2021 елда Пушкин картасына 3 мең сум салынса, яңа 2022 елда Пушкин картасының бәясе артты- 5 мең сумны тәшкил итә. Тагын 2 мең сум Россиядә эшләнгән кинофильмнарны карау өчен бирелә. 
          Актанышның “Туган як” музее директоры Мирсиль Әһлетдиновтан “Пушкин картасы” кертелүнең музей эшчәнлегенә йогынтысын сорадык.

 

 

-Безнең “Туган як” музее октябрь аенда PRO.Культура.РФ сайтына теркәлде. “Пушкин картасы” нигезендә билетларны укучылар, яшьләр онлайн сатып алалар. “Пушкин картасы” гамәлгә кергәннән соң 247 билет сатылган. Димәк, шуның кадәр укучыларга, студентларга экскурсия үткәргәнбез. Безнең музей экспонатларга бик бай. Актанышның үткәне, күренекле шәхесләре белән таныштырабыз.   Район мәктәпләре активлашты, сыйныфлары белән экскурсиягә килүчеләр күп булды. Бигрәк тә технология техникумы студентлары безгә килүне ешайтты, дип җавап бирде Мирсиль Мәгыйсь улы.

 

             “Туган як” музее “Пушкин картасы” аша районыбыз тарихы белән танышырга теләүчеләргә көн саен ачык. Атнаның һәр көненә (шимбә һәм якшәмбедән кала) н чаралар планы төзегән. Бу хакта PRO.Культура.РФ сайтында таныша аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев