Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районыбыз җитәкчеләре гүзәл затларның иҗат күргәзмәсе белән танышты

Бүген район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан хатын-кызның нәзакәтлелеген, нәфислеген, чиксез дала кебек киң күңелен, шул ук вакытта рухын да, көчен дә чагылдыручы күргәзмәләр эшләде.

Һәвәскәр фотограф Таңсылу Галимова Актанышта яшәп иҗат итүче талантлы кызыбыз. Таңсылу тарихи, этнографик чалымнар һәм заманча мотивлар белән баетылган иҗади фотопроектына нигез салып уңышлы эшләп килә. Яшь фотографның картиналары киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Проект нигезендә эшләнгән күргәзмәдәге фотокартиналар белән районыбыз хатын-кызлары, шулай ук район җитәкчелеге танышты. 

Рәссам Ландыш Мәгъдәнурованы калфак күргәзмәсен оештырырга исә әбисе Икебораның моннан 100 ел элек ясалган милли баш киеме этәргән. Ландыш нәселдән күчеп килгән истәлек белән рухланып йөзләгән калфак чиккән. Төрлечә эшләнгән калфаклар беркемне дә битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев