Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың кызы: Әниемнең әсәрен сәхнәләштергән Пучы артистларына зур рәхмәт!

Интернетта ВКонтакте төркемендә бер фотография мине үзенә бик тә җәлеп итте. Фотода чәчәкләр тоткан әби басып тора, астына зур хәрефләр белән «МӘХӘББӘТ ЧИШМӘСЕ» дип язылган. Кызыксынуым җиңде, фотодагы әбинең кем булуын ачыкладым, ул Нурания Әхтәмова булып чыкты. Аның белән элемтәгә кердем.

            Пучы авылы үзешчәннәре минем кадерле әнием- Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова иҗат иткән "Мәхәббәт чишмәсе" спектаклен сәхнәләштергәннәр икән, Нурания апа шул спектакльдә әби ролен башкарган. Пучы артистлары катнашындагы бу спектакльне бик карыйсым килде, видеосын сорап алдым.

           Үзебезнең Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә "Мәхәббәт чишмәсе" спектакле сәхнәдән төшмичә 13 ел куелды. Үзем дә төп рольләрнең берсен башкаргач,  бу спектакль миңа аеруча якын, әнинең пьесасы буларак икеләтә кадерле.

Артистлар шундый авыр, җаваплы эшкә алынганнар. Бу пьесаны сәхнәләштергәннәре өчен зур рәхмәт аларга.

           Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, спектакль премьерасы уңышлы узган. Ул җитешсезлекләр, бәлки спектакльдә уйнаучыларның профессиональ булмауларына да бәйледер. 

                    Ленар Миңнемуллин режиссер буларак бик зур хезмәт куйган, автор текстына хилафлык китермичә, үзеннән өстәмәләр кертеп спектакльне баеткан.

                 Әби ролен башкарган Нурания Әхтәмовага аеруча зур рәхмәт,ул образын җиренә җиткереп уйнады.  Аны караганда ирексездән әни искә төште, чөнки бу рольне әни уйнаган иде. Үзенең тыйнаклыгы, сабырлыгы белән һәр сүзнең мәгьнәсен аңлап халыкка җиткерүе белән бу образ күнелгә тагы да якын.

                Гомумән, спектакльдә булган һәрбер образга, уйнаучылар тарафыннан күп көч куелганы күренеп тора. Бу спектакльнең яңадан  сәхнәгә менүенә шәхсән үзем бик рәхмәтлемен,чөнки бу пьеса әниемнең якты истәлеге. Аны шулай искә төшерүләре әнием рухына дога булып ирешсен иде.

             Пучы авылы үзэшчәннәренә бик зур рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә исәнлек-саулык, иҗат уңышлары теләп калам. Бәйгедә беренчелекне алуларын телим, безгә дә бу сәхнә әсәрен зур сәхнәләрдә күрергә, очрашырга язсын! 


   

              Ихтирам белән Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

18

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев