Актаныш

РУХИ МИРАС: елның мәдәни ачышлары

29 сентябрьдә Актанышыбызда яңа мәдәни елга старт бирелде - яңа сезон ачылды, сәнгатькәрләребез аны зурлап билгеләп үтте, хезмәтләрен бәяләп хөрмәтләнүчеләр дә гадәттәгедән күбрәк иде. Ел дәвамында мәдәният хезмәткәрләребез авылларда өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, балалар белән бергәләп эшләде, иҗат итте, эзләнде. Традицияләребез яңа төсмерләр белән баетылды, яшьләрнең, балаларның яңа сулышы, көче белән...

29 сентябрьдә Актанышыбызда яңа мәдәни елга старт бирелде - яңа сезон ачылды, сәнгатькәрләребез аны зурлап билгеләп үтте, хезмәтләрен бәяләп хөрмәтләнүчеләр дә гадәттәгедән күбрәк иде. Ел дәвамында мәдәният хезмәткәрләребез авылларда өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, балалар белән бергәләп эшләде, иҗат итте, эзләнде. Традицияләребез яңа төсмерләр белән баетылды, яшьләрнең, балаларның яңа сулышы, көче белән мәдәниятебез яңа баскычка күтәрелде - монысы безнең бергәләп ирешкән уңыш!
Вакыт тузанын кагып
Авылларыбызның үткәне, тарихы белән кызыксыну һәм 2015 елның җәендә һәр авылда җыеннар үткәреп, шул төбәккә хас гореф-гадәт, йолалар һәм җыр-биюләрне, фольклорны өйрәнү сәнгатебезне баетты. Авылларда өлкәннәребез белән аралашу, аларның яшьлек елларын, хатирәләрен искә төшереп, сораштырып, алар ярдәмендә яшьләрне мәдәни чараларга тарту өченче ел мәдәният хезмәткәрләребезгә кыенлыклар, авырлыклар да тудыргандыр. Сынатмадылар, авылларда йокымсырап ятучы милли рухны уяттылар! Нәтиҗәдә узган 2016 мәдәни ел районда бию елы дип игълан ителде. Район башлыгы призына үтүче бию бәйгесендә 1057 үзешчән биюче катнашты, 40 бию йомгаклау концертында күрсәтелде. Иске Кормаш мәдәният йорты "Чишмә" халык бию ансамбленең "Хәзинә" ветераннар коллективы гран- при иясе булды. Һәр җирлекнең үз йөзен билгеләү һәр авылның җырын булдыруга да китерде һәм ул бүген авыл гимны булып та тора. Сәнгатькә тартылган халык иҗат чишмәсен баетып, үткәндәге кадерле хатирәләрне барлый башлады. Мондый зур көч белән идарә итү, билгеле бер формаларын булдыру һәм үсү мөмкинлекләрен тудыру мәдәният хезмәткәрләренә һәм район җитәкчеләренә зур таләпләр дә куя. Мәдәният конференциясе дә башка еллардан эшлекле, җитди һәм һәр өлкә-тармакның анализланган булуы белән аерылып торды. Июль аенда Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Актаныш районында күчмә утырышы үтү дә мәдәният хезмәткәрләре өчен бик җаваплы һөнәри имтихан булды. Авылларда мәдәни мирасны - борынгы киемнәрне, бизәнгечләрне барлау, саклау һәм район халкына, яшьләргә, балаларга күрсәтү әлеге үрнәкләр нигезендә район, Татарстан брендлары белән баетылган яңа иҗади кул эшләре булдыруга этәргеч тә булып тора.
Күргәзмә - йөзебез аклыгы
Мәдәни мирасны туплаган күргәзмә еллык эшчәнлекне чагылдырды. Россиядә - кино, Татарстанда - Г.Тукайның тууына 130 ел, су саклау зоналары, районда бию елы уңаеннан композиция-күргәзмә "Мәдәнифэст", татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, гармуннар һәм самовар күргәзмәләре, сәхнә йолдызларының еллар кайтавазын чагылдыручы фотосурәтләр - һәммәсе үзенә җәлеп итте. Һәркем алардан үзенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алып, үзенең эшендә, тормышында куллану өчен дә уңайлы. Тарихи истәлекле гаилә ядкарьләре буенча җирлек, мәдәният йорты җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, аларның тарихы белән кызыксындым.
Иске Кормаш мәдәният йортында сакланучы сәхнә костюмнарын 1970 елда "Үрнәк" колхозы (җитәкчесе Гали Гыйбадуллин, партком секретаре Сәләхи Шәмсиев) Казанда тектертә - 6 парга мари һәм башкорт костюмнары. Бию коллективы бу костюмнар белән биеп, район смотрында I урын ала, 1972 елда районда узган ТАССРның 50 еллыгына багышланган зур фестивальдә катнаша.
1980 елда хуҗалык тагын 8 парга татар, 8 парга башкорт, 8 парга молдаван, 8 парга рус, 9 комплект инструменталь ансамбль һәм 12 комплект вокаль өчен киемнәр тектерә.
Ә иң беренче сәхнә костюмнарын ( 6 пар татар киеме) 1968 елда тегермән иләгеннән һәм колхозга сөт сөзәр өчен кайткан лавсан тукымадан авыл тегүчесе Әсфирә тегә.
Кәләпүш, түбәтәй, калфак, чәчкап, алка,хәситә, муенса, беләзек, йөзекләр дә райондашларыбыз кадерләп саклаган хәзинә. Киров авылыннан Хөсәен Фәрхетдиновның (1910-1997) эре балык сөягеннән эшләгән дисбесе. Хөсәен Фәрхетдин улы авыл Советы башлыгы, идарәче, бригадир булып эшли, 1941-1946 елларда сугышта була. Чуракайдан 86 яшьлек Илһамия Латыйпова биргән хөрмә төшеннән эшләнгән дисбе. Гомер буе хуҗалыкта эшләгән, җирлекнең Ак әбисе килене тәрбиясендә яши. Яңа Әлемнән: 1227 елда Фәхерлехаяткә Мөхәммәтназыйр Фатыйхов бүләк иткән көмеш никах балдагы. Яңа Байсар авылында озак еллар китапханә мөдире булып эшләгән Мәдинә апа Җиһангирова да каенанасының әнисе Гайникамал әбинең 100 ел элек тегелгән камзулын, гәрәбә муенсасын, көмеш беләзеген кадерләп саклый.
Район сәнгать мәктәбе җитәкчесе Илфира Сергеева гармун күргәзмәсе турында:
- "Моңнар чыганагы - гармуным" күргәзмәсе Актаныш сәнгать мәктәбе һәм авыл җирлекләрендәге структур бүлекчәләрдәге укытучылар көче белән тупланды. Берничә төрле баян, аккордеон, тальян, хромка, кыңгыраулы саратов гармуннарын куйдык. "Гәрәбә" клубы ветераны Латыйпов Марсель абый үзенең 10 клапанлы тальян гармуны, Пучы авылыннан Имамов Зөфәр абый 12 клапанлы тальян гармуннары белән күргәзмәне тагын да тулыландырдылар. Куян авылында гомер кичергән, бүгенге көндә мәрхүм ветераныбыз Ялалов Ирек абыйның кулдан ясалган өч кечкенә - 6,7 һәм 10 клапанлы гармуннары күргәзмәнең "йөзек кашы " булдылар. Бу гармуннарны әткәсенең кадерле ядкаре итеп кызы Лена саклый. Аларны туплау кызыклы да, файдалы да булды, аралашу вакытында аралар якыная, яңадан-яңа мәгълүматлар туплана, балаларга күрсәтү, кызыксындыру өчен дә күргәзмә бик кирәкле.
Мәдәни Ат
Район башкарма комитетының социаль агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхәев еллык мәдәни эшчәнлеккә анализ ясады, яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырды.
Мәдәният хезмәткәрләре конференциясендә район башлыгы Фаил Камаев сәнгатькәрләребез эшчәнлегенә, алар ирешкән уңышларга бәя биреп, үзенең фикерләре белән уртаклашты. Кадрлар мәсьәләсенә, мәдәният йортларын төзекләндерүгә, авыл халкын мәдәният йортларына һәр чарага тартуга һәм алар үрнәгендә балаларыбызны тәрбияләп, аларның талантын үстерүгә китапханә, сәнгать мәктәбе эшчәнлеге мисалында да үзенең бәяләмәсен белдерде. Балалар иҗат үзәге каршында эшләүче балалар ансамблен, "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбле каршында балалар белән эшләүче студия, сәнгать мәктәбе каршында милли биюләргә нигезләнгән ансамбль, район мәдәният йортының яшьләр ансамблен, һәр авылның үз стилен чагылдыручы бию ансамбльләрен, вокал ансамбльләр һәм соло җырчыларын күрергә тели ул. Баласы белән үз һөнәренең остасы булган белгеч юнәлешле шөгыльләнә икән, ата-ана бүгенге көндә үзенең газизе өчен вакыт та таба, матди һәм рухи терәк тә була.
Яңалык эзеннән үрнәк булып
Ел дәвамында һәр мәдәни чарада, бәйгеләрдә актив катнашып, яңа җиңүләргә ирешүче җирлекләребезнең мәдәният хезмәткәрләре үз эш алымнары, яңалыклар белән уртаклашалар. Киңәшле эш таркалмас.
Киров авылы мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Хуҗина гореф-гадәтләрне саклау турында:
- Авылыбыз элек-электән бию һәм театр җанлы халкы белән танылган. Шушы традицияне саклап калу - безнең төп бурычыбыз.
Халык теләген искә алып, урам бәйрәмнәре, яшьләр сабантуйлары, армия сафларына озатулар үткәрәбез. Сабантуйлар да бездә зур әзерлек белән, театральләшкән тамашалар, балалар, яшьләр катнашындагы күмәк күренешләр белән уза. Район күләмендә игълан итеп, ат чабышлары, уен коралларында уйнаучылар бәйгеләре үткәрәбез.
Иске Кормаш мәдәният йорты җитәкчесе Рәмилә Хамматуллина яңача эшләү алымнары турында:
- Күпләребез еш кына эшләре бармауны акча юклыкка сылтарга ярата. Ә без күктән төшкән акчаларны көтеп ятмыйча, үз көчебез белән яшәргә тырышабыз. Ничек итеп? Мәдәният йортында эшләп килүче 5 зур коллективыбыз бар: "Чишмә" халык бию ансамбле, халык театры, "Мәрҗән" фольклор коллективы, "Базар" КВН командасы һәм "Хәзинә" ветераннар коллективы. Менә шушы коллективлар белән төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйбыз, сәхнә костюмнары тектерәбез, уен кораллары алабыз. Узган ел 100 әр мең сумлык өч грант оттык. Авылыбызның өч күренекле рәссам-скульпторының туган нигезләренә мемориаль такталар урнаштырдык, мәдәният йортына җиһазлар алдык. Быел да грант проектлары җибәрдек. Узган ел безнең мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Барлык уңайлыклары булган бинада эшли алуыбызга бик сөенәбез. Без һәм авыл халкы мәдәният министрлыгына, район җитәкчелегенә һәм төзүче оешмага бик рәхмәтле. Районыбыз авылларында яңа төзелгән мәдәният учаклары бик матур, ләкин аларда эш бүлмәләре юк. Без ул яктан да бәхетле. Чөнки смотр концертлары вакытында 50-60 кеше берьюлы шөгыльләнергә туры килгән чаклар да була. Башкортостанның Кырмыскалы районында күреп кайткан бер кызыклы тәҗрибәне үзебездә булдыру турында уйлыйбыз. Билгеле, киңрәк масштабта. Бу - балалар өчен уен бүлмәсе. Авылның әбие дә, бәбие дә безнең игътибардан читтә кала алмый. Авыл башкарма комитетыннан бушаган бер бүлмәбез бар. Чыннан да, балалар бакчасы эшләмәгәндә, мәктәптә каникуллар вакытында балалар безгә киләләр. Китапханәгә керәләр, буйлары да җитмәгән көе бильярд, теннис уйнаган булалар. Ә менә бүлмә спорт комплексы, батутлар, язу такталары, мультфильмнар карау, музыка тыңлау мөмкинлеге, шунда ук кечкенә генә сәхнәсе дә булган уен бүлмәсе алар өчен бик әйбәт булыр иде. Әле бит безнең үзешчәннәребез арасында да кечкенә балалары булган әти-
әниләр бар. Алар чарасызлыктан кайвакыт балаларын ияртеп чыгарга мәҗбүр булалар, яки катнаша алмый калалар. Бу очракта да уен бүлмәсе ярдәмгә килә ала.
Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров мәдәни мирасларны саклау турында:
- Байсар җирлеге - районда иң күп мәдәни мирас объектлары булган борынгы тарихи җирлек, әле күпмесе өйрәнелмәгән. Хәзерге вакытта Байсар һәм Яхшый җирлегенә караган, өйрәнелмәгән, кулланышка кертелмәгән мәдәни объект - бу Наратлы авылы. Район, яшьләр, мәдәният, мәгариф бүлеге, җәмәгатьчелек, волонтерлар белән кызыклы проектлар төзеп, бергә эшләсәк иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: