Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сагындырган Чыршы бәйрәме

Балалар иҗат үзәгендә дә яшел чыршыкай инвалид балалар өчен үзенең аллы-гөлле утларын кабызды. Бәйрәмдә 50дән артык бала катнашты. Ялларда автобуслар йөрмәү сәбәпле, сабыйларның барысы да килә алмаган иде. Ә инде бәйрәм тамашасын карау бәхетенә ирешкәннәр төрле уеннарда үз көчләрен сынадылар, бәйрәм бизәге - яшел чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнделәр, Кыш...

Балалар иҗат үзәгендә дә яшел чыршыкай инвалид балалар өчен үзенең аллы-гөлле утларын кабызды. Бәйрәмдә 50дән артык бала катнашты. Ялларда автобуслар йөрмәү сәбәпле, сабыйларның барысы да килә алмаган иде. Ә инде бәйрәм тамашасын карау бәхетенә ирешкәннәр төрле уеннарда үз көчләрен сынадылар, бәйрәм бизәге - яшел чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнделәр, Кыш бабай белән Кар кызына үз һөнәрләрен күрсәттеләр.
Кыш бабай бүләген кем генә яратмый икән дә, кем генә ел дәвамында зарыгып көтми икән! Олысы өчен дә, кечесе өчен дә бердәй кадерле, газиз, шул ук вакытта серле дә шул Кыш бабай капчыгындагы бүләкләр. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше дә, бәлки, Кыш бабайның күчтәнәчләр тарату мизгеледер. Ул көнне дә һәр балага күчтәнәч каплары белән бергә шатлык-сөенеч, елмаю, нур өләште Кыш бабай. Бүләкләр якташыбыз, Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты җитәкчесе А.Шәрипов иганәчелегендә әзерләнде. Бәйрәмгә килгән һәр бала, аларның ата-аналары күтәренке рух белән, яшәү көче алып өйләренә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев