Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сагышларны миңа язмыш бирде...

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, игътибар һәм ихтирам, игелек һәм изгелек - кешелекнең иң күркәм сыйфатлары. Әйе, бүген тирә-ягыбызда акча, байлык артыннан куып, бу төшенчәләрдән ерак йөрүчеләр еш очрый. Ә шулай да, күпне күргән, ачы язмышка дучар булуларына карамастан, нечкә күңелле, кешеләрне ярата белгән, матур хезмәтләре белән тормышыбызны ямьләгән кешеләр бар әле. Ә...

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, игътибар һәм ихтирам, игелек һәм изгелек - кешелекнең иң күркәм сыйфатлары. Әйе, бүген тирә-ягыбызда акча, байлык артыннан куып, бу төшенчәләрдән ерак йөрүчеләр еш очрый.
Ә шулай да, күпне күргән, ачы язмышка дучар булуларына карамастан, нечкә күңелле, кешеләрне ярата белгән, матур хезмәтләре белән тормышыбызны ямьләгән кешеләр бар әле. Ә язмышларның ниндиләре генә юк? Әнә шундый язмышлы кешеләр белән якыннанрак танышу максатыннан, без инвалидлар декадасы кысаларында "Сагышларны миңа язмыш бирде" дигән очрашу-кичә үткәрдек.
Кичәгә язмыш тарафыннан кыерсытылган, күпне күргән, күпне кичергән, ләкин тормыш авырлыкларына бирешмичә, шат күңелле булып, булганына шөкер итеп, файдалы гамәлләр кылып, рухи байлыкларын арттырып яшәүче, китапханәнең яраткан укучылары Чөгәнә авылыннан Энҗе Якупова, Актаныштан Лилия Вәлиева, Гүзәл һәм Ләйлә Мостафиева, Мерәстән Фәнүсә Баянова чакырылган иде.
Очрашуда аларның тормышы, яшәешләре турында электрон презентация күрсәтелде. Гүзәл Мостафиева, Фәнүсә Баянованың үзләре язган шигырьләре белән таныштырулары, нәфис сүз остасы Энҗе Якупованың "Фидакарьлек" дигән шигырен сөйләве, Лилия Вәлиеваның "Якташлар" җырын җырлавы күңелгә җылылык, рәхәтлек өстәде.
Җырчыларыбыз Илнур Мөхәммәтдинов, Гөлназ Хәбирова кичәбезгә тагын да ямь бирде. Технология техникумы укучылары катнашында узган бу кичәдә "Яралы язмышлар" исеме белән китап күргәзмәсе эшләде. Китапханәче Луиза Мирзанурова китапларга күзәтү ясады. Укучылар үзләре теләгән китапларны алдылар.
Кичә ахырында китапханә директоры Энҗе Мәүлетованың мәгънәле чыгышы өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеген кабат искәртте, ул килгән кунакларга истәлек бүләкләре тапшырды.
Кичәдән соң үзебезгә шефка алган, шундый ук язмышлы Миләүшә Гыймадиеваның өенә бардык. Миләүшә белән аралашып, аңа китап-журналлар бирдек, күчтәнәч каплары тапшырдык. Гомумән, бу көнне кылган гамәлләребездән куллардан-кулларга җылылык бөркелеп, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелеп, кешелекнең бик күп матур сыйфатларына тагын бер адым ясадык, дип сөендек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев