Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә «Алтынчәч» бакчасы коллективы «Өметле киләчәк» номинациясендә бүләкләнде (фотолар)

Бүген башкалабызда «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Әминә Шәйхуллова «Өметле киләчәк» номинациясе җиңүчесе булды.

          Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Тантанада 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Әминә Шәйхуллова да хөрмәтләнде. Педагогның балалар белән бергә иҗат иткән эшләре «Өметле киләчәк» номинациясендә җиңү яулады.     

           Район мәгариф идарәсе "Әминә апаны,  коллективны, "Алтынчәч" балалар бакчасы җитәкчесе Альфира Харисованы зур җиңүләре белән котлыйбыз!" дип безгә әлеге хәбәрне фотолар белән юллаган. Без дә әлеге котлауларга кушылабыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. 

            Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә.  

          Быел барлыгы 246 гариза кабул ителгән. Фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары катнаша. Аларның иҗади чыгышларын Казан дәүләт театрларының профессиональ артистларыннан торган компетентлы жюри һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче экспертлар бәяли.

Реклама

Фестиваль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бу эштә шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, «Сәхнә», «Салават күпере» журналлары редакцияләре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте актив катнаша.

Фестиваль 2016 елдан «2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев