Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Салават турында 20 кызыклы ФАКТ

Салават Салават инде ул, аны алмаштырырлык башка берәү тумаган. Аның турындагы кайбер кызыклы фактларны сезнең белән дә бүлешергә булдык.

1.Салаватны әнисе кыз туар дип көткән.
2.Җырчының балачак хыялы – үз зоопаркын булдыру. Хыялы тормышка ашкан.
3.Мәктәпне тик “5”ле билгеләренә тәмамлый.
4.Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе.
5.Тәүге эш урыны – Аксәет авылы клубы. 1981-1989нчы елларда биредә мөдир булып эшли.
6.1979-1981нче елларда Армия сафларында хезмәт итә.
7.1989нчы елдан бирле сольный концертлар куя.
8. “Инстаграм” социаль челтәрендә теркәлүенә 1 ел. Бүгенге көнгә 77200 язылучысы бар.
9.Төркиядә диңгез янында кечкенә фатиры бар.
10.Кумиры – Илһам Шакиров.
11.“Салават” театрын төзер алдыннан, Алла Пугачеваның җыр театрын өйрәнгән. “Күп әйберне аннан күчереп алдым” – ди ул.
12.Их яхшы ялы – мунча.
13.Йортының төп атрибуты – баян.
14.Җырчы – ябалак: иртәнге биштә генә йоклап китә ала.
15.Яраткан ризыгы – хатыны пешергән кыстыбый.
16.Хатыны Ләйсән 9 яшькә кечерәк.
17.Кызы Алина Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган.
18.Тәтешле районындагы Иске Кайпан авылының урта мәктәбе Салават Фәтхетдинов исемен йөртә.
19.Салават исеме Казанның Бауман урамындагы “Йолдызлар аллеясы”нда урын алган.
20.Автомобиле – джип “Mercedes”. Өч машина йөртүчесе бар.
 

чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/salavat-turynda-20-kyzykly-fakt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев