Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Салкын кышта “сандугачлар сайрады”...

Легендар җырчы Әлфия Афзалова исемендәге ачык төбәкара җыр бәйгесе туган ягы Актанышта быел өченче тапкыр уздырылды. 14 - 15 декабрь көннәрендә район мәдәният сараенда "моң патшабикәсе"нең "шәкертләре" зур сәхнәдә имтихан тотты. 1933 елның 15 гыйнварында туган Әлфия Афзал кызы 5 яшьтән әнисез кала, әтисе дә сугышта һәлак була. Ятимлектә үскән...

Легендар җырчы Әлфия Афзалова исемендәге ачык төбәкара җыр бәйгесе туган ягы Актанышта быел өченче тапкыр уздырылды. 14 - 15 декабрь көннәрендә район мәдәният сараенда "моң патшабикәсе"нең "шәкертләре" зур сәхнәдә имтихан тотты.


1933 елның 15 гыйнварында туган Әлфия Афзал кызы 5 яшьтән әнисез кала, әтисе дә сугышта һәлак була. Ятимлектә үскән кыз кечкенәдән үк җырларга ярата. Аны татар халкының легендасы дип юкка гына әйтмиләр. 1952 елдан ул Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты буларак һөнәри хезмәтен башлап җибәрә. Ул С. Габәши, А. Ключарев, М. Мозаффаров, З. Хәбибуллин әсәрләрен яратып башкара. Аның репертуарында борынгы һәм озын халык җырлары урын ала. Әлфия "Казан утлары" ансамбле белән озак еллар хезмәттәшлек итә. Ул әлеге төркем белән Урта Азия һәм Балтик буе илләрендә, Россия шәһәрләрендә концертлар куя. Ике-өч айлык гастрольләрдә 100ләп тамаша тәкъдим ителә. Альт тембрлы Ә.Афзалова 14 телдә эстрада һәм халык җырлары башкара. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Афзаловага 1992 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ә 2008 елда "Татар эстрада легендасы" дигән мактаулы исемнәр тапшырыла. 2010 елда Рабит Батулла аның турында "Моң патшабикәсе" дигән документаль фильм төшерә. Җырлый белмәгән, җыр яратмаган халык, белмим, дөньяда бар микән? Җырлау ул әле, кем әйтмешли, бәлки табигатьнең үзеннән, тумыштан ук килә торгандыр.


Актанышта үткән беренче бәйгедә Алсу Нургалиева Гран-при иясе булган иде. Алсуның моңлы тавышы әле дә булса колакта чыңлап тора. Чын моң иясенең урыны җәннәттә булсын. Ул вакытта Әлфия апа үзе катнашып, Алсуга зур сәхнәләрдә җырларга фатиха биргән иде.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 21 декабрь, 2011 100 (9642) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев