Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман халкы "в шоке": Пучы халык театры "Сүнгән йолдызлар" белән тамашачыны шаккаттырды

Күптән түгел, Актаныш районының Пучы халык театрының Сарман якларында чыгышы көтелә дигән хәбәр җиткергән идек. Яңарак кына алар уңышлы гастрольләрдән кайттылар.

Театр артистлары  мәшһүр драматург Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар"ын сәхнәләштереп Актаныш тамашачысына тәкъдим иткән иде.  Режиссёр Символ Гайнетдинов та, артистлар да драматик әсәрне халык алдына чыгаруга бик җаваплы караган, зур осталык, хезмәт һәм тырышлык ярылып ята.
 
Төп рольләрдәге Сәрвәр- Регина Фәтхетдинова, аның сөйгәне Исмәгыйль- Айрат Гәрәев, Гөлнур- Нурания Әхтәмова , Фәрхи- Әминә Мөфтиева, Фатыйма- Ильгина Нуретдинова уеныннан тамашачы күзен ала алмады.  Күмәк күренешләрнең әйдәп баручы егете Айгиз һәм аның энесе Салават Гыйлемовлар, Илшат Әгъзәмов, Лүзия Сабитова, Әминә Ибәтуллина, Илсаф Вәгыйзов, Рәсимә- Рәис Хановлар, Гөлчәчәк-Илдус Солтановлар, Фәнтимер һәм Нурания Камаловлар, Зөһрә Сәләхова да җиренә-җиткереп, һәркемнең күңелен сәхнәгә әсир иттеләр.

Сарман тамашачысы да спектакльнең куелышын, актёрларның уйнау осталыкларын искиткеч яхшы дип  бәяләгән: 
"Спектакль - шул кадәр тирән эчтәлекле, матур! Без ь- Сарман халкы сокланып, исебез китеп тамашаны карадык. Геройлар белән уй-кичерешләребез бергә тоташ булды. Бергә еладык та, көлдек тә... Рәхмәтләр яусын, яңадан-яңа иҗади үрләр телибез! Афәрин, режиссёр бик көчле"-дип, фикерләре белән уртаклаштылар.

Чынлап та, авыр әсәр дип тормыйча, аны халык күңеленә үтеп керерлек итеп кую, хисләр дулкынына кушып тапшыра белү - сәләт, тырышлык һәм театр дөньясына мөкиббәнлек таләп итә! Пучылылар, һичшиксез, Сарман тамашачысының әдәби-мәдәни зәвыгын арттыра алгандыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев