«Шатлык» бию ансамбле җитәкчесе Айзирәк Локманова: «Йолдызлык» Актанышта үткәч, стеналар да булышты
Шаулап-гөрләп Актанышта «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы да узып китте. Зур уңышларга ирешүчеләр арасында Балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» бию ансамбле дә бар. Ансамбль «Хореография» номинациясендә 5-10 яшьлекләр арасындагы кече төркемдә 1 урынны яулады. Җитәкчеләре Айзирәк Локманова «Йолдызлык» фестивален үткәрүгә керткән хезмәте өчен Актаныш районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Шатлык» бию ансамбле бу көннәрдә шатлыклы хисләргә генә уралып яши. Аларның җиңүләр сандыгына тагын берәү өстәлде. Ансамбль «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабында «Хореография» номинациясендә 5-10 яшьлекләр арасындагы кече төркемдә 1 урынны яулады.
- «Шатлык» бию ансамбле белән Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап хәрби темага бию әзерләдек. Ул «Наша Победа» дип атала. Икенче биюебез шаян татар биюе- «Әйдә, Шүрәле, безнең белән уйна әле!».
Актанышта «Йолдызлык»ның зона этабы үтү бик уңайлы булды. Чөнки балаларга үзебезнең сәхнәнең һәр почмагы яхшы таныш, ерак юлда йөрисе түгел. Өйдә бит стеналар да булыша диләр. Балалар җиңүебезне белгәч, нык сөенделәр. Алар ел буена шушы «Йолдызлык»ны көтеп яшиләр, дисәм дә бер дә ялгыш түгел. Фестивальгә бик теләп катнашалар. Балаланың теләкләре булганга, без -педагоглар да тырышып эшлибез,- ди ансамбль җитәкчесе Айзирәк Локманова.
«Шатлык» бию ансамбленең оешуына 8 ел. 8 ел буена «Йолдызлык»та катнашып, төрле дәрәҗәдәге уңышларга ирешәләр, зона этапларында 1, 2 нче урыннарга лаек булалар. Быелгы максат- Казандагы финал этабына да үтеп, тагы да зуррак биеклекләр яулау. Бирсен, Ходай!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев