Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Саулыкка китап аша!

13 июльдә Актаныш үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында - район халкы өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара үткәрделәр.

                                        Очрашу программасында сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр, тормыш кыйммәтләре, спортның популяр төрләре турында сөйләшү булды. «Сәламәт буласың килсә» дигән викторина, «Сәламәтлеккә китап аша» дигән тематик әдәбияткә күзәтү булды.
 

                                        Күргәзмәдә сәламәт һәм дөрес туклану буенча китаплар, шулай ук журналлар күрергә мөмкин иде. Күргәзмәдә укучыларга сәламәт тәнне генә түгел, ә сәламәт рухны да саклап калырга ярдәм итәрдәй тәкъдимнәр дә булды. 
Чара ахырында катнашучылар күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм көн буена дәвам итәрлек уңай кәеф алдылар
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Татар-информ Бөтендөнья татарлар конгрессы 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы