Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Серле бүләк”

Үзәк китапханәнең "Илһамият" клубы 1 мартта, мәдәният йортының кече залында, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлемнең "Серле каләм иясе" дип аталган иҗат кичәсен үткәрде. Әдәби-музыкаль кичәдә аның "Серле бүләк" китабы да тәкъдир ителде. Кичәдә Л.Гыйлем сүзләренә язылган җырлар җырланды, шигырьләр укылды. "Ромашка" балалар бакчасы балалары "Шәп итек" китабына кергән...

Үзәк китапханәнең "Илһамият" клубы 1 мартта, мәдәният йортының кече залында, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлемнең "Серле каләм иясе" дип аталган иҗат кичәсен үткәрде. Әдәби-музыкаль кичәдә аның "Серле бүләк" китабы да тәкъдир ителде.
Кичәдә Л.Гыйлем сүзләренә язылган җырлар җырланды, шигырьләр укылды. "Ромашка" балалар бакчасы балалары "Шәп итек" китабына кергән шигырьләрен яттан сөйләде. "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгьзалары да үзләренең Л.Гыйлемгә багышланган шигырьләрен укыдылар, Шамил Шәемов "Агыйдел дулкыннары" гимнын җырлады. Электрон презентация, видеоклип, буктреллер да күрсәтелде.
Лилия Шәйгәрданова 1990 елдан районыбызда яшәп иҗат итүчеләрне берләштергән "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсенең даими әгъзасы, аның сәркатибе. 2009 елның 5 февраленнән берләшмәнең җитәкчесе.
1992-1993 елларда, сәнгать кешеләренә багышлап, районыбыз газетасында "Музыка дөньясында" дигән баш астында музыка мәктәбенең тарихын һәм анда эшләүче сәнгатькәрләребезнең хезмәтен яктыртуны башлап җибәрә.
1996 елда туган якка багышланган матур иҗаты өчен район мәдәният бүлеге тарафыннан лауреат исеме бирелә.
2002 елда балалар өчен "Бүләк", 2004 елда шигырьләре язылган җырлардан торган "Актаныш чишмәләре" китаплары; туган төбәгенең халык авыз иҗатын туплаган "Мәңгелек ядкарь" җыентыклары дөнья күрде. Шигырьләре "Ялкын" журналында, "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан", "Актаныш таңнары" газеталарында басылып тора.
"Юкә чәе", "Актаныш чишмәләре" җырларының клиплары бар.
Актаныш төбәге язучыларының "Агыйдел дулкыннары" күмәк җыентыгында (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1997 ел), "Актаныш басмалары" җырлар, ноталар (Казан, 2010 ел) китапларында Лилия Гыйлемнең (Лилия Шәйгәрданова) шигырьләре киң урын алган.
"Актаныш чишмәләре" китабында Актаныш төбәгенең һәвәскәр композиторлары Илдар Шәмсемөхәммәтов, Инсаф Хәбибуллин һәм Резеда Шәйдуллинаның Лилия Гыйлемнең туган җиргә, мәхәббәткә багышланган шигырьләренә иҗат иткән җырлары сүзләре-ноталары белән бирелгән. Авторларның иҗат биографияләре, җырларны башкаручыларның фотосурәтләре, шагыйрәнең "Чулпы моңы", "Киләм тагын чишмәгә", "Моңым син, Актаныш" шигырьләре, җырлар турында уй-фикерләре белән үрелеп, һәркемнең күңелен җәлеп итәрлек итеп төзелгән.
2016 елда Лилия Гыйлемнең "Серле бүләк" китабы дөнья күрде.
Әлеге китапка туган көннәре, истәлекле вакыйгалары уңаеннан туганнарына, иҗатташ дусларына, хезмәттәшләренә, авторның үзе белгән, аралашкан кешеләренә атап төрле елларда язылган багышламалары тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев