Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәфәр халык театры "Яшел эшләпә" комедиясен район тамашачысына тәкъдим итте

Бүген Иске Сәфәр авылы халык театры Гамил Насрыйның "Яшел эшләпә"се белән Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда сәхнә тотты.

     Спектакльне башыннан ахырына кадәр тамашачы йотлыгып карады, сәхнә геройлары белән әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларны бергә, бер сулышта кичерделәр.

  Рольләрне- Гөлбикә - Нәфисә Галимәрданова, Камиләттәй - Гүзәлия Некрасова, Хәкимҗан - Әлфис Әхмәтшәрипов, Гөлҗамал - Гөлсем Мирхәйдәрова зур осталык белән башкардылар.
Әлбәттә, сәхнәләштерүдә муниципаль район театры режиссёры, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов, Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Һаруновларның тырышлыгы, көче күп салынган. Музыкаль бизәлешне җиренә җиткереп, югары зәвык белән Илина Муллагалиева алып барды.
Спектакль тәмамланганнан соң, Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең  беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева анализлап чыгыш ясады, артистлар уенын югары бәяләп үтте.

Реклама


Театр айлыгына йомгак 18 март көнне булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев