Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шәмсия Җиһангирова - Актанышта

Узган атнада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узды. Аның шигырьләрен укымаган кеше сирәктер. Шигырьләре шагыйрәнең күңелендәге хис-тойгыларны ачып бирә. Аларны укыган саен укыйсы килә. Шуннан соң, күпләрдә Шәмсия Җиһангированың үзен күрү теләге уяну -...

Узган атнада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узды.
Аның шигырьләрен укымаган кеше сирәктер. Шигырьләре шагыйрәнең күңелендәге хис-тойгыларны ачып бирә. Аларны укыган саен укыйсы килә. Шуннан соң, күпләрдә Шәмсия Җиһангированың үзен күрү теләге уяну - табигый хәл. Гимназия укучылары да очрашу вакытында шагыйрәне йотлыгып тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар.
Баксаң, Шәмсия апаларының да алар кебек балачагы, балачактагы шуклыклары булган икән.
- Мин кечкенәдән үк рифма белән сөйләшергә яратканмын. Клубка алып чыкмаганнары өчен апамнар артыннан елап калганымны әле дә хәтерлим. Әнием мине: "Әйдә әле, кызым, син бит шигырь язарга яратасың, яз әле", - дип хәйләләп, өстәл янына утырта иде. Мин инде сөенә-сөенә үземчә шигырьләр иҗат итә идем, - дип истәлекләре белән уртаклашты Шәмсия апа.
Үзенең туган ягы - Мөслим районы, Баек авылы хакында да яратып сөйләде ул. Иҗатка илһам чыганагын күкләрдән алуын да яшермәде.
Шәмсия Җиһангирова - шагыйрә һәм журналист. Аннан: "Журналистика иҗатыгызга комачауламыймы?" - дип тә кызыксындылар.
- Журналист һәм шагыйрь булуның төп аермасы шунда - журналист булган вакыйга турында тиз һәм төгәл итеп язып бирергә тиеш. Ул, миңа илһам килми әле, дип утыра алмый. Ә шигырьне, тукта, шигырь языйм әле, дип кенә язып булмый. Аны язар өчен илһам кирәк. Журналист булып эшләү иҗатыма бераз комачаулый, әлбәттә, иҗатка вакыт азрак кала. Тик мин һич зарланмыйм.
Шагыйрәнең шигырьләренең йөгерек тел белән язылганлыгы күпләргә мәгълүм. Бәлки, шуңа күрәдер дә - композиторларыбыз аның иҗатына аеруча еш мөрәҗәгать итәләр. Җырлары камил эшләнеш белән генә түгел, тематик яктан да отышлы. Шул сәбәпледер - бик күп шигырьләре көйгә салынган. Әнвәр Бакиров, Алмаз Монасыйпов, Рәшит Гобәйдуллин, Фасил Әхмәт, Луиза Батыр-Болгари, Резедә Әхиярова, Илфат Дәүләтшин, Рәис Нәгыймов, Ганс Сәйфуллин, Фәрит Хатыйпов, Азат Хөсәенов, Зөфәр Хәйретдинов һәм башка композиторлар аның шигырьләренә берсеннән-берсе матуррак
җырлар иҗат итте һәм итәләр.
Шәмсия апа үзе дә бик матур итеп җырлый. Укучыларның һәм укытучыларның үтенече буенча ул ике җыр да җырлады. Очрашу ахырында укучыларга тырышып укырга, матур әдәбият белән кызыксынырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев