Актаныш

Сәхнә әйләндерүнең ние бар?..

Биредә җәмгысы 47 театр коллективы бар. Шуларның 7се халык театры исемен алган. Актанышта театр эше әнә шулай көйләнгән.Әлеге саннар "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең йомгаклау тантанасында яңгырады. Быел Актаныш ике номинациядә билгеләп үтелде. Иске Кормаш авылы халык театры "Ай тотылган төндә" (М.Кәрим) спектакле белән икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнсә, Киров авылы...

Биредә җәмгысы 47 театр коллективы бар. Шуларның 7се халык театры исемен алган. Актанышта театр эше әнә шулай көйләнгән.Әлеге саннар "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең йомгаклау тантанасында яңгырады. Быел Актаныш ике номинациядә билгеләп үтелде. Иске Кормаш авылы халык театры "Ай тотылган төндә" (М.Кәрим) спектакле белән икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнсә, Киров авылы халык театры "Ак калфак" (М.Фәйзи) спек¬так¬ле белән гран-при яулады. Бу - Президентның 1 миллион сумлык грантына һәм автобуска ия булу дигән сүз. Әлеге җиңүләр артында ни ята?
Актанышлар өчен бу сорау ничектер көтелмәгәнчәрәк яңгырый икән. Чөнки эш шулай көйләнгән, гаиләләр белән театр эшендә катнашу гадәти хәл санала. Дөрес, заманында безне Энгель Фәттахов кузгатып җибәрде, дип тә өстиләр. Башлык булганда, спектакль ре-петицияләренә килеп утыра торган булган.
Актаныш районындагы Киров авыл җирлегенә ике авыл (Киров, Олы Имән) карый. Җир¬лектә 500дән артык хуҗалыкта 800 тирәсе кеше яши. Шушы ике авылга 70 нче елларда төзелгән клуб хезмәт күрсәтә. Күптән түгел клуб¬лары төзекләндерелгән икән. Актаныш агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов (рәсемдә), безнең авыллар драма ярата, ди. Ул үзе дә шушы халык театрында уйнап йөри. Спектакль белән тирә-як районнарга, Башкортстанга гас-трольгә чыгалар. Җитәкче, бездә театрга йөрү модада дисәк тә, арттыру түгел, ди. Апалы-энеле Зәм¬зәмия Миргалимова белән Рөс¬тәм Ганиев тә шушы фикерне ку¬әт¬ли. Театр авылдашларны бер-берсенә бигрәк тә якынайткан икән.
- Театр нинди эшкә тотынсаң да, гел уйда ул. Ничек тә яхшырак уйныйсы, сәхнәне дә заманчалаштырасы килә иде. Халык хәзер бик талымлы бит. Аны чаршау корып уйнап кына шаккатырам димә. Уйлап йөрдем-йөрдем дә, егетләргә, әйдәгез, әйләнә торган сәхнә ясыйбыз, дидем. Күз курка, кул эшли, диләрме әле? Тырыша торгач, әйләнә торган сәхнәне корып та куйдык. Нәтиҗәдә спектакльне 300 кеше басып карады.
Тырыш, үҗәт коллективны шуңа күрә үз итәләр, ярдәм итүче¬ләре дә шактый. Әйтик Минзәлә, Дүртөйле театрлары сәхнә кием¬нәре белән тәэмин иткән. Ә кай¬берләрен Рөстәм Ганиевнең килене Лилия Хәйретдинова теккән. "Килен булгач, бушка эшли", - дип елмая авыл башлыгы.
Дөрес, халык театрларының проблемалары да җитәрлек. Нияз Игъламов әйткәнчә, болар әсәр сайлауга да, сәхнәне коруга да, артистлар белән эшләүгә дә кагыла. Шуңа күрә укулар оештырыла. Бу юлы ул рус ТЮЗында оештырылган. Өстәвенә режиссерлар "Нәү¬рүз" халыкара театр¬лар фести¬валенә чакырулы.
Татарстанның традицион мә¬дәниятне үстерү үзәге җи¬тәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, бүген халык театрларына ярдәм¬не кызганмаска кирәк, чөнки телне саклауда алар - иң беренче ярдәмче¬ләребез:
- Халык театрларына бүген телне саклау җәһәтеннән зур җаваплылык йөкләнгән. Шуңа күрә быел "Тел, лөгать, фикер" дигән махсус номинация дә булдырдык. Монда саф, матур, татар телендәге иң яхшы спектакль билгеләнде. Бу номина¬ция¬дә Арча театры җиңеп чыкты.
Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, быел фестиваль үткәрү өчен республика бюджетыннан 1 миллион 170 мең сум акча бүлеп бирелгән. Моңа өстәп, иң-иң дип танылган коллективка Президент Рөстәм Миңнехановның 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләге тапшырыла. Беренче урынны алган театр коллективына - 100 мең сум, икенче урын алучыларга 75әр мең сум акчалата бүләк бирелә.
Тел димәктән, әлеге махсус номинациядә Арча районының Иске Ашыт халык театры билгеләп үтелде. Биредә спектакльне Та¬тарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи әзерләгән. Ашытка кайтып, театр хәрәкәтен җанлан¬дыруының үз сәбәбе бар:
- Иске Ашыт - минем туган авылым. Театр хәрәкәте биредә сүлпәнләнгән иде инде, Казаннан кайтып йөреп, театрны тергезеп җибәрдем. Заманында әни башлаган эшнең дәвамы була инде бу. Шуңа күрә театрга да аның исеме бирелгән, "Саяра" дип атала.
фото һәм язманың чыганагы: http://vatantat.ru/index.php?pg=2818

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: