Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Шәрип Шәймиев музей-йорты” “Татарстанда музейлар язы - 2016” акциясендә катнаша

Республикада "Татарстанда музейлар язы - 2016" акциясе старт алды. Әлеге чара быел өченче тапкыр 21-26 апрель көннәрендә Республика күләмендә уздырыла. Быелгысы елны акциядә катнашырга теләүче төрле дәрәҗәдәге музейлар саны рекордлы 220гә җитте. 2016 елгы "Татарстанда музейлар язы-2016" республикакүләм акциясе Россиядә кино елы, "Бүгенге көн геройлары" һәм "Туган җирнең данлы кешеләре"...

Республикада "Татарстанда музейлар язы - 2016" акциясе старт алды. Әлеге чара быел өченче тапкыр 21-26 апрель көннәрендә Республика күләмендә уздырыла. Быелгысы елны акциядә катнашырга теләүче төрле дәрәҗәдәге музейлар саны рекордлы 220гә җитте.
2016 елгы "Татарстанда музейлар язы-2016" республикакүләм акциясе Россиядә кино елы, "Бүгенге көн геройлары" һәм "Туган җирнең данлы кешеләре" темаларына багышлана.
"Шәрип Шәймиев музей-йорты" Татарстан музейлары Ассоциациясе составына керә. 21-26 апрель көннәрендә биредә 3 чара үткәрү күздә тотыла. 21 апрель көнне "Мин Татарстан баласы!" "Я-гражданин России!" тантаналы чара, 24ендә "Халкымның күңел җәүһәрләре" күргәзмәсе, 26сында "Туган җирнең данлы кешеләре" исеме астында "РСФСРның атказанган табибы", "Кызыл Байрак" медале һәм "СССРның сәламәтлек саклау отличнигы" дигән мактаулы исемнәргә ия, Пучы хастаханәсен күп еллар дәвамында җитәкләгән баш табиб Марсель Әхәт улы Шакировның якты истәлегенә багышланган чаралар оештырылачак. Әлеге күргәзмәләр апрель ае дәвамында эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев