Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Синдә – канат, миндә – канат“

Безнең татар халкының, әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Шундый күңелле йола "Каз өмәсе" Яңа Әлем балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән 19 ноябрь көнне булып узды. Милли бәйрәмебезнең максаты - балаларны татар халкының каз өмәсе йоласы белән таныштыру иде. Балаларны халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт,...

Безнең татар халкының, әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Шундый күңелле йола "Каз өмәсе" Яңа Әлем балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән 19 ноябрь көнне булып узды.
Милли бәйрәмебезнең максаты - балаларны татар халкының каз өмәсе йоласы белән таныштыру иде. Балаларны халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләүне үз эченә алган бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.
"Каз өмәсе" бәйрәмен карарга әниләр, әбиләребез дә килгән иде. Әбиләребез яшь чакларын искә төшереп, моңсуланып алдылар, ә әниләр балаларның һәр сүзеннән, хәрәкәтеннән ямь табып, тамашаны күзәттеләр.
Бәйрәмнән соң балалар каз өмәсе коймагыннан авыз иттеләр. Балалар бакчасы коллективы үз эшенең асылын белеп, әти-әниләр белән берлектә замана таләпләре белән бергә атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев