Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сөмбел Газизова «Мини-Мисс Татарстан -2013”

11 яшьлек Актаныш кызы Сөмбел Газизова «Мини-Мисс Татарстан-2013"республика балалар матурлык һәм талант конкурсында катнашып җиңү яулады. 6 төп номинациянең берсе булган " Фотомодель" номинациясендә иң яхшысы булып танылды. "Мини мисс" конкурсы Татарстанда 12нче тапкыр үткәрелә. Катнашучыларның елдан-ел арта баруы аның дәрәҗәле конкурска әверелүе турында сөйли. Бәйге ике өлештән тора. Актаныш...

11 яшьлек Актаныш кызы Сөмбел Газизова «Мини-Мисс Татарстан-2013"республика балалар матурлык һәм талант конкурсында катнашып җиңү яулады. 6 төп номинациянең берсе булган " Фотомодель" номинациясендә иң яхшысы булып танылды.
"Мини мисс" конкурсы Татарстанда 12нче тапкыр үткәрелә. Катнашучыларның елдан-ел арта баруы аның дәрәҗәле конкурска әверелүе турында сөйли. Бәйге ике өлештән тора. Актаныш кызы Сөмбелнең сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап, 120 кыз арасыннан финалга үтүен язган идек инде. Финалда тагын ул 32 кечкенә леди белән бергә көч сынашты. Республиканың төрле төбәкләреннән, шул исәптән башкалабыз Казанның үзеннән (13кыз) җыелган балаларның һәрберсе үзенчә талантлы. Үз-үзең белән таныштыру(визитка), сәләтеңне күрсәтү- бәйгенең төп таләпләре иде. Бер атна дәвамында "Ривьера" комплексында көнозын репитицияләр узды.Уртак биюләр- җырлар өйрәнделәр.
Шулай ук кызлар "Благо" кибете өчен хәйрия акциясендә катнаштылар. Үз куллары белән чәч каптыргычлары ясадылар. Аларны сатудан кергән акча балалар йортларына тапшырылды. Конкурсантларның холык-фигыле, башкалар белән мөнәсәбәте, тырышлыгы, тапкырлыгы, үз өстендә даими эшләве безнең тарафтан исәпкә алып барылды,- дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында "Мисс Татарстан" оешмасы Президенты, "Мини-Мисс Татарстан" конкурсының төп оештыручысы Изольда Сахарова.
Жюридагы Татарстан зыялылары, мәртәбәле сәнгать әһелләре гимназиянең 5нче сыйныф укучысы Сөмбел Газизова чыгышын югары бәяләде. Аңа махсус эшләнгән таҗ һәм лента кигерелде. Шулай ук Мәскәүдә, Төркиядә узачак матурлык конкурсларына чакыру алды. Казанның «ПЕРВЫЙ ГОРОДСКОЙ» телеканалы Сөмбел турында клип төшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев