Актаныш

Сәнгатькә багышланган гомер

Тамаша залында күңелле генә халык гөжләве. Сәхнә тып-тын. Иң киеренке, сихри минутлар бу. Бары тик хорга тезелеп баскан йөзләгән кешенең бер-берсенә йөрәк тибеше генә сизелә. Барысы да дулкынланып, сәхнәгә аның чыгуын көтә. Мәгыйс ӘҺЛЕТДИНОВ, хезмәт һәм сәхнә ветераны.

               Ул чыгар , тамашачыларга елмаеп, тыйнак кына баш ияр һәм җырлаучыларга таба борылып, сабыр, мөлаем карашы белән бер мизгелдә барысын да барлап, тынычландырып куяр. Аннары, әкияттәге могҗиза ясаучы кебек, бер хәрәкәте белән бөтен сәхнәне телгә китерер, һәм йөзләгән җырлаучы, сихерләнгәндәй, аның һәр хәрәкәтенә буйсынып, залны көчле җыр белән күмәр...


           Бөтен гомерен районда мәдәниятне, сәнгатьне үстерүгә багышлаган хор җитәкчесе, дирижер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусинның тормышында мондый сихри, әмма бик җаваплы кичләр ничә йөзләп булгандыр? Аны кем санаган?
Робсон кайсы авылдан? Бу сорауга өзеп кенә җавап бирүе дә кыенрак. Чыннан да, кайдан ул? Сүзне аның әти-әнисеннән башлау дөресрәк була торгандыр. Әтисе Мирзаәхмәт абый Уръядыда туган, әнисе Тәрҗимә апа – Әҗәкүлдә.
                     Сугышка кадәр үк укытучы булып эшләгән әтисе фронттан яраланып кайткач та шул һөнәрен ташламый, үз гомерендә районның 14 авылында укытучы булып хезмәт куя. Робсон туган елны алар Күҗәкәдә булалар, икенче елны ук Бикчәнтәйгә күчәләр, ә 1948 елдан 1958 елга кадәр Әтәс авылында яшиләр.
                    Мирза абый 1958 елда, гаиләсе белән төянеп, Свердловскидан ары Карпинск дигән җиргә китә. Монда зур төзелеш бара, тимер юллар салалар, бистәләр калкып чыга. Авылдан-авылга йөреп, үз өйләре дә булмаган гаиләгә зур йорт бирәләр. 
Робсонның әтисе укыта башлый, әнисенә дә эш табыла. Ләкин әнисенең күңеле гел туган якта була, Актанышны сагына һәм бик нык талкый торгач, алар тагын төялеп, әнисенең туган авылы Әҗәкүлгә кайтып төшәләр. Аннан соң ике ел Солтангол авылында һәм 1966 елга кадәр Яңа Җияш авылында яшиләр. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң Робсон 1969 елда Актанышка килә һәм бүгенге көнгә кадәр Актанышта яши.
                 Робсон Мусин сайлаган һөнәре буенча күп укыды. Иң башта Алабуга мәдәният училищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлады. Районда хор белән эшләүче белгечләребез берничә генә иде. Робсон авыл клублары хорлары белән дә, район үзәге учреждениеләрендә дә күп шөгыльләнде. Вокаль ансамбльләр әзерләүдә дә аның хезмәте зур булды. Ул үзе дә вокаль ансамбльнең алыштыргысыз җырчысы. Робсон җырларны һәрвакыт профессиональ югарылыкта башкарды. Ул үз репертуарына җиңел, шома җырлар гына сайламый, татар классикасын да, халык җырларын да тамашачыга зур осталык белән җиткерә белә. Аның мәһабәт, көр тавышын тыңлаганда яшисе килү теләге көчәя, тормышка ышаныч арта.

Тулырак "Актаныш таңнары" газетасының 14 гыйнвар санында укый аласыз.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: