Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Созвездие –Йолдызлык – 2012“ нәтиҗәләре

18 февраль көнне район мәдәният йортында "Созвездие- Йолдызлык" бәйгесенең йомгаклау концерты узды. Фестиваль лауреатлары исеменә 79 концерт номеры лаек булган иде, ә гомумән фестиваль барышында ялгыз башкаручы, фольклор ансамбль, вокаль ансамбль, конферанс һәм башка номинацияләрдә 2000нән артык бала катнашты. Авыл җирлегендә эшләп килүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында Киров авылы...

18 февраль көнне район мәдәният йортында "Созвездие- Йолдызлык" бәйгесенең йомгаклау концерты узды. Фестиваль лауреатлары исеменә 79 концерт номеры лаек булган иде, ә гомумән фестиваль барышында ялгыз башкаручы, фольклор ансамбль, вокаль ансамбль, конферанс һәм башка номинацияләрдә 2000нән артык бала катнашты.
Авыл җирлегендә эшләп килүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында Киров авылы балалар бакчасы- I, Иске Кормаш- I, Пучы балалар бакчасы III урында. Район үзәгенең балалар бакчалары арасында I урында "Әтәчкәй", II урында "Алтынчәч" һәм "Каенкай", III урында "Ромашка".
Төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән беренчелеккә Уразай авылы укучылары, Чуракай, Яңа Әлем мәктәпләре- II, Зөбәер, Яңа Кормаш мәктәпләре III урыннарга лаек булдылар.


Урта мәктәпләр арасында Тат.Суыксу- I, Пучы, Киров- II, Сәфәр кадет мәктәбе III урында. Район үзә
ге төп урта белем бирү мәктәпләреннән I урынга Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре, II урынга гуманитар гимназия, III урынга һөнәр лицее лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев