Актаныш

Спектакль карарга килсәң, мин сәхнәгә чыкмыйм

Районыбызда ел да гөрләп уза торган җирле драма коллективлары һәм халык театрлары смотрына быел да нәтиҗә ясалды. 5 март көнне район мәдәният сараенда йомгаклау тантанасы үтте. Биредә җиңү яулаган халык театрлары һәм үзешчән сәнгать коллективлары, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр һәм, шулай ук, уңышлы чыгыш ясаучы театр коллективлары исемлеген газетабызның узган саннарында...

Районыбызда ел да гөрләп уза торган җирле драма коллективлары һәм халык театрлары смотрына быел да нәтиҗә ясалды. 5 март көнне район мәдәният сараенда йомгаклау тантанасы үтте. Биредә җиңү яулаган халык театрлары һәм үзешчән сәнгать коллективлары, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр һәм, шулай ук, уңышлы чыгыш ясаучы театр коллективлары исемлеген газетабызның узган саннарында инде укыган идек. Бүген исә Иске Кормаш халык театрыннан "Иң оста уйнаучы гаилә" номинациясендә җиңү яулаган Фәйрүзә һәм Илдус Газизовлар гаиләсе белән әңгәмә тәкъдим итәм. Аларга җиңүне Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы алып килде.
- "Сүнгән йолдызлар" спектакле иң авыр сәхнә әсәрләренең берсе буларак билгеле. Уйнарга алынганчы курку хисләре булмадымы?
Илдус: Яшьләрнең әсәрдә бер-берсен күрәләтә харап итүләренә минем үземнең эчем поша. Ир-егетнең үз фикере булырга тиеш дип уйлыйм, шуңа күрә башта, Исмәгыйль образы миңа туры килер микән, дигән уйлар бар иде. Тик миңа режиссерыбыз Нур Хөсәеновның ярдәме зур булды. Мәдәният йорты директоры Рәмилә Хамматуллина белән алар икесе безгә ышанып, шундый рольләр биргәч, сынатып булмый бит инде!
Фәйрүзә: Чыннан да, сәхнәдә рольне җиренә җиткереп уйнар өчен, иң беренче чиратта, персонажның күңел халәтен аңларга кирәктер. Әсәрдә Сәрвәр, сугышка җибәрмәскә теләп, Исмәгыйльнең колагына дару салып ялгыша - аны үз куллары белән үтерә, соңыннан үзе дә акылдан яза. Сәхнәдә бу эшләрнең барысын да тиешенчә башкарып чыгарбызмы, автор фикерен дөрес җиткерә алырбызмы, дип бик борчылдык, әлбәттә. Шулай да спектакль тәмамлангач, тамашачыларның күз яшьләре максатыбызга якын килгәнбездер дигән өмет тудырды. Кәрим Тинчурин матурлык белән фаҗигане бергә үреп бару аша мәхәббәткә соклану, аны җимерүчегә көчле нәфрәт уята. Язучының бу әсәре бик күп еллар буена сәхнә түрендә үз урынын саклап калачак әле. Әсәр "Сүнгән йолдызлар" дип аталса да, ул тамашачы күңелендә сүнеп юкка чыкмаячак.
- Бер гаилә вәкилләренә сәхнәдә партнерлар булып уйнау ярдәм итәме, әллә, киресенчә, комачаулыймы?
Илдус: Үз кешең белән җиңелрәк инде. Бер "минусы" бар - аның да сүзләрен ятлап бетерәсең, оныта күрмәсен дип борчылып торасың.
- "Сүнгән йолдызлар"дан тыш, тагын кайсы спектакльләрдә икегез бергә уйнаганыгыз бар?
Фәйрүзә: Истә калырдай төп рольләрдән Рафаэль Сафинның "Тилекәй" спектаклендә Илдус - Түләкәйнең яшь чагын (аның иң ошаткан роле бу), мин аның сөйгәне Зиләйлүк ролен гәүдәләндергән идек. Әлеге драма белән без Казанга да бардык әле. Видеоязмасы белән дипломнарын хәзер дә истәлек итеп саклыйбыз.
- Фәйрүзә ханым, ә Сез иң уңышлы уйнаган ролегез дип кайсысын саныйсыз?
Фәйрүзә: Аны минем үземә иң охшаганы дип атар идем - Хәй Вахитның "Җырым табар сине" комедиясендәге Сәрия образы. Бу рольне мин "уйнамадым", ул минем күңелемдәге "үзем". Ә менә Зәки Зәйнуллинның "41нең арбалы хатыннары" спектаклендәге Рәйхан ролен уйнау авыррак бирелде.
- Моңа кадәр уйнаган рольләрегез арасында тискәре геройлар бар идеме?
Фәйрүзә: Күпләр тискәре персонажларны уйнавы җиңелрәк дип саный. Мин бу фикер белән килешеп бетмим. Моннан 9 ел элек Равил Сабырның "Земфирәкәй, сылуым-аппагым" спектаклендә Венера образын уйнарга туры килде. Ул үтә дә тискәре образ - төп геройның сөяркәсе (төп рольдә Ирек Хаҗиев). Спектакль барышында залның алгы рәтендә утырган өлкән яшьтәге бер ханым мин сәхнәгә чыккан саен: "Менә кабахәт, кеше иренә бәйләнә бит,"- дип мине ачулана. "Әллә калган өлешенә чыкмыйммы соң?"- дигәч, Ирек абыйның тормыш иптәше (аның да исеме Венера): "Димәк, әйбәт уйныйсың, ышандырырлык итеп. Ул бит сине түгел, син уйнаган геройны ачулана,"- дип юатты. Спектакль тәмамлангач, әлеге ханым Венера апа янына кереп: "Син дә шушында бит, смотри, алып китә иреңне!"- дип, аны "кисәтеп" чыккан. Менә шундый бер яктан кызык, ә икенче яктан сәер хәлләр дә булгалый.
- Театрда уйнау тормышта комачауламыймы?
Илдус: Бер вакыйга искә төште. Яшь чак, Иске Кормаш халык театры белән Аяз Гыйләҗевның "Яра" спектаклен куярга Казанга килдек. Фәйрүзә дә Казанда, белем күтәрү курсларында укуда иде. Мин уйнаган Габдулла персонажы - яраланып беткән, куркыныч йөзле солдат. Миңа, әлбәттә, берничә кат грим сылыйлар, үз-үземә көзгегә карарга да чирканам хәтта. Яраткан кешем каршында шундый хәлдә күренергә бик оялдым инде. Фәйрүзәгә: "Спектакль карарга килсәң, мин сәхнәгә чыкмыйм!" - дип, аны үпкәләткән идем. Хәзер менә искә төшереп көләбез. Яшь чак - юләр чак, дип юкка әйтмиләрдер, күрәсең.
- Халык театрындагы үзешчән артистларга акча түләмәүләре сер түгел. Сәхнә сезне кайсы ягы белән җәлеп итә?
Фәйрүзә: Акча күпме булса да җитми инде ул. Күңел дигән нәрсә дә бар бит әле! Сәхнәнең сихри көче тарта торгандыр. Анда бөтенләй башка атмосферага эләгәсең. Кыска гына вакыт эчендә уйнаган геройлар тормышын яшәп, сөенәсең дә, көенәсең дә.
Илдус: Дөнья көтәр өчен финанс ягын да кайгыртырга кирәк, әлбәттә. Без икебез дә укытучылар, шушы һөнәр безне кавыштыргандыр. Мин физкультура фәнен укытам, Фәйрүзә - рус теле һәм әдәбиятын. Укытучы хезмәте сабырлык, тырышлык сорый инде ул. Күп эш өйгә ияреп кайта, ял көннәрендә дә төрле чараларда катнашырга туры килә. Шулай мәктәп эшләрен дә бергәләп эшләгәч, җиңелрәк.
- Гаиләгездә ике ул үстерәсез. Сез спектакльгә әзерләнгәндә балалар белән кем кала? Аларның да артистлык сәләте бармы?
Фәйрүзә: Без спектакльгә, бию бәйгеләренә әзерләнгәндә, дәү әниләре белән калалар. Ходай сәламәтлек һәм сабырлык бирсен аңа. Өлкән улыбыз Илфатка 7 яшь тулды. Быел, Алла боерса, укырга керәбез. Кечкенәбез Сәидкә 5 яшь. Икесе дә балалар бакчасына йөри. Күптән түгел генә "Йолдызлык" фестивалендә катнаштылар, алар биегән коллектив II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Илфатыбыз татар, рус телләрендә төрле нәфис сүз бәйгеләрендә уңышлы гына катнаша. "Йолдызлык"та "Конферанс" номинациясендә дипломант булды.
- Ничек уйлыйсыз, татар театрының, аеруча, халык театрының киләчәге бармы?
Фәйрүзә: Бүген татар театрының дәрәҗәсе турында бик күп фикерләр ишетелә. Театр безне яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, аннан эстетик ләззәт алабыз. Үткәнебез, киләчәгебез турында фәлсәфи уйларга этәргечне дә ул бирә. Мисалга безне театр тормышына алып кергән Иске Кормаш халык театрын гына алыйк. Аның эшчәнлеге районда сәнгать белән кызыксынучыларга яхшы таныш. Һәр елны театр коллективы тамашачылар хозурына яңадан-яңа әсәрләр тәкъдим итә. Азат Гарипов, Ирек Хаҗиев, Рания Лотфуллина, Рәмзил Шәяхмәтов кебек берничә дистә ел сәхнәдән төшмичә, халык күңелен яулаган үзешчән артистлар янәшәсенә яшьләр дә килә. Һәр артистның тышкы кыяфәте, сүзе өчен янып-көеп торган Венера Хаҗиева, коллективны күмәк бер гаилә итеп тоткан мәдәният йорты директоры Рәмилә Хамматуллина кебекләр булганда, әлбәттә, халык театрының киләчәге өметле! Киләчәктә дә татар театры сәхнәсенең яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак яшәп калуына ышанасы килә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: