Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Студентлар күңел ачты

3 февраль көнне төрле югары уку йортларында белем алучы район яшьләре кышкы ял кысаларында очрашып, бергә күңел ачып, аралашып, ярышып алдылар. Халыкта "Студентлар очрашуы" исеме астында хәтердә нык уелып кала торган күңелле чара "Лачын" боз сараенда старт алды. 5 командага бүленгән бәйгечеләр шорт-трек буенча эстафетада, иң көчлеләрне билгеләгән кул көрәше...

3 февраль көнне төрле югары уку йортларында белем алучы район яшьләре кышкы ял кысаларында очрашып, бергә күңел ачып, аралашып, ярышып алдылар. Халыкта "Студентлар очрашуы" исеме астында хәтердә нык уелып кала торган күңелле чара "Лачын" боз сараенда старт алды. 5 командага бүленгән бәйгечеләр шорт-трек буенча эстафетада, иң көчлеләрне билгеләгән кул көрәше буенча ярышларда көч сынадылар.
Кичен студентлар район мәдәният йортын шаулатты. Җыр-биюгә, шаян сүзгә бай, чын, яшьләрчә оештырылган тамашаны залдагылар алкышлар белән куәтләп торды. Спорттагы һәм иҗади уңышларны исәпкә алып, хөкемдарлар карары буенча "Мизгел ветераннары" Актаныш командасы I урынга лаек булды. Тыңламас авылы егетләре - II, Байсар һәм Югары Яхшый авылларының "Тәнәфес" җыелма командасы - III, Тат.Суыксу һәм Яңа Кормаш "Яшьлек" командасы - IV һәм Киров авылы яшьләренең "Ромашка" командасы V урыннарга ия булдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев