Таиландтан кайткан элеккеге Актаныш сәнгать мәктәбе укучысы якташларына мастер-класс күрсәтте
Районыбызның балалар сәнгать мәктәбе яшь буынның сәләтен, талантын ачуда әйтеп бетергесез зур хезмәт куя.
Мәктәпне тәмамлаучылар арасында танылган иҗат әһелләре, гомерләрен музыка, хореография, рәсем сәнгатенә багышлаган шәхесләр бик күп. Шундыйларның берсе Ирина Фәрдиева хәзерге вакытта Таиландта яшәп иҗат белән шөгыльләнә.
Ирина Рәшит кызы күптән түгел туган ягына ялга кайтты. Әнисе, озак еллар сәнгать мәктәбендә белем биргән Сәрия Гыйльмегъзәм кызы белән мәктәпкә килеп, остазлар, укучылар белән очраштылар. Укытучы һәм остаз елында бу күрешү бигрәк тә урынлы һәм кирәкле булды. Педагог-пианистка Ирина Фәрдиева сәнгать мәктәбе укучыларына мастер-класс күрсәтте, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-Бу очрашу барыбыз өчен дә кызыклы һәм истәлекле килеп чыкты,- дип әлеге яңалык белән уртаклашты Сирина Исламова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев