Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Такталачык балалар бакчасында каз өмәсе гөрләде (ФОТОЛАР ДА БАР)

Көзге муллык,көзге байлык! Авылда каз өмәсе! Яше-карты, бала-чага - Шау-гөр килә һәммәсе! Каз - ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә бик теләп асраганнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Гомумән, мендәр өеменнән башка татар өен күз алдына китереп тә булмый....

Көзге муллык,көзге байлык!
Авылда каз өмәсе!
Яше-карты, бала-чага -
Шау-гөр килә һәммәсе!
Каз - ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә бик теләп асраганнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Гомумән, мендәр өеменнән башка татар өен күз алдына китереп тә булмый.
Инде борынгы йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Чөнки пар каз туйның хөрмәтле күчтәнәче.
Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә ошарга, ярарга тырышканнар, йорт эшләрендә булышканнар.
Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә - күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр.
Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару үзе дә йола белән бәйле. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр җырланган, такмак әйтелгән, чишмә буенда биюләр башкарылган.
Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган.
Күргәнебезчә, каз өмәсе - ул нигездә авыл тормышының бер бизәге булган. Кайбер җирләрдә ул әле дә шулай дәвам итә.
28 ноябрь көнне Такталачык авылы балалар бакчасында да милли бәйрәмнәребезнең берсе - Каз өмәсе үткәрелде. Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар үзебезнең милләтебезнең йолалары,гореф-гадәтләре белән таныш һәм йола бәйрәмендә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмгә кунак буларак әниләр чакырылган иде. Алар бәйрәмебезне тагында ямьләндереп җибәрделәр, балаларының бик матур итеп биеп һәм җырлаганын күреп сөенеп утырдылар.

Без аларны бик тиз генә кайтарып җибәрмәдек, чөнки бәйрәмебезнең махсус "Әниләр көненә" әзерләнгән өлеше дә бар иде. Балаларыбызның барысы да әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр,җырлар бырладылар. Әниләр дә үз чиратында сынатмадылар:алар өчен әзерләнгән барлык уен-бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар.Бәйрәм тәмамлангач,бергәләшеп милли ризыкларыбыз белән тәмләп чәй эчтек."Татар хатын кызлары аш-суга иң оста халык"- дигән гыйбарә хактыр.Чәй табынында нәрсәләр генә булмагандыр:чәк-чәк, пәрәмәч,өчпочмак,коштеле.Барысы да бик тәмле иде,әниләребезгә бик зур рәхмәт.
Хөрмәтле Әниләребез! Бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев