Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Такталачык мәктәбендә “ ТНВ-планета” каналы кунак булды

" ТНВ-планета" телевизион каналыннан мәктәбебезгә иҗат төркеме киләчәге турындагы хәбәрне ишеткәч, бермәлгә аптырап калдык. Казан чаклы Казаннан килүчеләргә нәрсә сөйләрбез дә, нәрсә күрсәтербез, укучыларыбыз югалып калмасмы, иҗат төркеменең ышанычын акларбызмы? Авылыбыздан чыккан Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның бай мирасы турында укучылар теле белән генә дөнья татарларына аңлатып бирә алырбызмы? Алдыбызга...

" ТНВ-планета" телевизион каналыннан мәктәбебезгә иҗат төркеме киләчәге турындагы хәбәрне ишеткәч, бермәлгә аптырап калдык. Казан чаклы Казаннан килүчеләргә нәрсә сөйләрбез дә, нәрсә күрсәтербез, укучыларыбыз югалып калмасмы, иҗат төркеменең ышанычын акларбызмы?
Авылыбыздан чыккан Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның бай мирасы турында укучылар теле белән генә дөнья татарларына аңлатып бирә алырбызмы?
Алдыбызга шундый сораулар куеп, "Әдәби хәзинә" дигән телевизион тапшыруның үзенчәлекләре белән танышып, директор Алмаз Рахманов җитәкчелегендә, мөмкинлекләребезне барладык, эшчәнлегебезне оештыру өчен план төзедек, ата-аналар белән элемтәгә кердек. Г.Афзалның Такталачыктагы тормышына, аның иҗатына кабат мөрәҗәгать иттек, шагыйрь белән бәйле хатирәләрне искә төшердек.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Шәемова язучының иҗатын һәрьяклап ачарлык шигырьләр ятлатты, музей җитәкчесе А.Газетдинова Г.Афзалга багышланган экспозиция буенча чыгыш әзерләде. Музыка укытучысы И.Вәлиева Г.Афзал сүзләренә язылган җырлар өйрәтте. Башлангыч сыйныф укытучысы З.Сәрвәрова, күренекле авылдашыбызның өченче буын туганы буларак, туганлык мөнәсәбәтләрен барлады, язучы үз куллары белән бүләк иткән китапларны туплады.
Мәктәптә эшләүче башка хезмәткәрләр дә әзерлектән читтә калмады: кемдер сәхнәне бизәде, кул эшләре күргәзмәсе оештырды, кемдер гөлләрне тәрбияләде, табын әзерләде, укучыларның кием-салымын тәртипкә китерде - катнашучыларга рухи көч бирде. Мин үзем язучы белән беренче тапкыр очрашуга баргач алган тәэсирләрем белән уртаклаштым.
"Планлы эш таркалмый" дигәндәй, тапшыруны әзерләүчеләр безнең әзерлектән нык канәгать калдылар. Үзләренә бай материал туплап, безгә, укучыларга рәхмәт әйтеп, кайтып киттеләр. "Әдәби хәзинә" һәм "Башваткыч" тапшырулары редакторы Әлфинә Мәһдиева тапшыруны эфирга чыгарганчы һәрвакыт бәйләнештә торды: укучыларыгыз көн саен телевизор алдында чыгыш ясаган шикелле, үзләрен бик яхшы тоталар, сөйләмнәре матур, аларга ике "бишле" куярга кирәк, ди. Мәктәбебезнең көзен-кышын гөлләргә күмелеп утыруы да сокландырган аларны.
15 ноябрь - якшәмбе көнне тапшыру телевизор караучыларга тәкъдим ителде. Әдәбият елын йомгаклау алдыннан әзерләнгән бу чара - чынлап та зур хәзинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев