Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Тамчы”лар үсештә

"Сәләтсез бала юк", - диләр. Очкын рәвешендә генә тумыштан бирелгән шул сәләтне үстереп, шөһрәтле уңышларга ирешергә була. Вакытында игътибар бирелмәсә һәм тиешле тырышлык куелмаса, сәләтнең гомергә үсеш кичерәлми, очкын хәлендә генә калуы да ихтимал. Бу уңайдан, без үзебезне бәхетле әти-әниләрдән саныйбыз, чөнки балаларыбыз ышанычлы кулларда, нәтиҗәләре дә берсе икенчесеннән куанычлырак....

"Сәләтсез бала юк", - диләр. Очкын рәвешендә генә тумыштан бирелгән шул сәләтне үстереп, шөһрәтле уңышларга ирешергә була. Вакытында игътибар бирелмәсә һәм тиешле тырышлык куелмаса, сәләтнең гомергә үсеш кичерәлми, очкын хәлендә генә калуы да ихтимал. Бу уңайдан, без үзебезне бәхетле әти-әниләрдән саныйбыз, чөнки балаларыбыз ышанычлы кулларда, нәтиҗәләре дә берсе икенчесеннән куанычлырак.
Район сәнгать мәктәбендә вокал дәресләре алып баручы югары категорияле педагог Лилия Мостафина - балаларыбызны иҗат дөньясына җәлеп итүче хөрмәтле мөгаллимә. Аның җитәкчелегендә 2006 елда оештырылган "Тамчы" вокаль ансамбле даими үсештә, камиллеккә йөз тотып иҗат итә, ун ел дәвамында ирешкән уңышлары да зурдан. Иҗади казанышларның нигезендә, әлбәттә, һөнәри маһирлык, бөртекчеллек, өзлексез эзләнүчәнлек, таләпчәнлек һәм укытучының балаларыбызга тыйнак, әмма эчкерсез мәхәббәте ята.
Ансамбльдә бүген 14 бала: 6 малай һәм 8 кыз. "Йөргән таш кына шомара", - дигәндәй, республикада үткәрелгән бәйгеләрдә дә актив катнашалар. Максатлары - һәрберсендә балаларны катнаштыру, аларның сәхнә осталыкларын, иҗади тәҗрибәләрен арттыру. Лилия Ревал кызы, барысын да үз җаваплылыгына алып, һич авырсынмыйча, балаларыбыз белән берүзе чыгып китә бәйгеләргә. Нәтиҗәләр дә куанычлы. Соңгыларын гына алсак та, агымдагы елның февралендә "Путь к успеху" халыкара конкурсында II дәрәҗә лауреат; мартта узган "Весенние выкрутасы" халыкара конкурс-фестивальдә I урын. Һәм, ниһаять, "Йолдызлык- 2016" республика фестивалендә суперфиналга үтеп, III дәрәҗә лауреат буларак җиңү ләззәте татыды балалар.
Балаларыбыз өчен чиксез куанычлар кичергән бу көннәрдә, хөрмәтле мөгаллимәбезгә ихлас рәхмәтебезне, олы хөрмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм белән балаларыбыз караулы да, тәрбияле дә, сәләтле дә, уңышлы да. Киләчәктә дә сау-сәламәт, якыннарыгыз өчен күңелегез тыныч булып, "тамчы"лар белән Актаныш данын еракларга таратуда Сезгә илһам чишмәгезнең бер дә саекмавын, иҗат учагыгызның ялкыны кимемәвен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев