Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ТАНСЫКЛАГАН РУХИ АЗЫК-2: Актаныш халкы “Айгөл иле”ндә яшәп алды (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Спектаклдә яшь артистларның уйнавы, бигрәк тә олы буыннан калышмый, җиренә җиткезеп, аларга тиңдәш була алуы сөендерде.

 20 март көнне  Актаныш районының театр коллективлары сезонга йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләде. Ай дәвамында үзешчән коллективларның, халык театрларының сәхнә әсәрләрен тамаша кылган райондашларыбыз йомгаклау чарасына да зал тутырып килгән иде. Ярата актанышлылар театрларны, безнең халык үз итә артистларны. Башкача булырга мөмкин дә түгел - сәхнәдә язмышлар кайный, анда тормыш проблемалары үзебезнең артистлар аша халык хозурына тапшырыла, тамашачы җанын ял иттерә. 


Бу көнне Актаныш тамашачысы, җирлек башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре игътибарына Мостай Кәримнең “Айгөл иле” әсәре тәкъдим ителде. Намуслылык һәм тугрылык, икейөзлелек һәм куркаклык, хаклык һәм ялган кебек әхлакый-этик проблемаларны күтәргән драманы Актаныш сәхнәсенә Иске Кормаш мәдәният йорты халык театры алып менде. 


...Әнисенең бертуган абыйсында үскән Айгөл 13 елдан соң, әнисе белән очраша. Кызчык кечкенә вакытта, сугышка, яралы ирен күрергә юлга чыккан Зөлхәбирә киткән җиреннән югала. Менә ул Италиядән, буржуй ирен ияртеп туган ягына кайтып төшә. Бу очрашуга барсы да шат кебек. Шул ук вакытта бик үк шат булмаганнар да, Зөлхәбирәне аңламаганнары да бар. Күрешергә килгән ахирәтләре аны хөкем итәргә килә. Ананың кызы өчен өзгәләнүе бер елатса, озаклап күрми торган туган җирендә сатлык итеп кабул ителүенә ике янасың...


Спектаклдә яшь артистларның уйнавы, бигрәк тә олы буыннан калышмый, җиренә җиткезеп, аларга тиңдәш була алуы сөендерде. Гөлнара Талипова  (Айгөл) белән Динар Шәмсиев  (Ричард Галин) кебек яшьләре үсеп килүе театрның яшәячәгенә ишарә. Мондыйлар белән алга барырга була! Сокландырып, хисләнеп башкарды алар рольләрен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев