Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар мәдәниятенең матурлыгын күрсәтү өчен Ростов өлкәсенә “Агыйдел” ансамблен чакыралар

Татар халкын Ростов өлкәсендә популярлаштырырга телибез, ди "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе М.Бәдгетдинов. Ростов өлкәсендә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. "Агыйдел"не чакырып, шушында яшәгән халыкларга татар мәдәниятенең матурлыгын күрсәтергә телибез, дип әйтте "Татар-информ" хәбәрчесенә Ростов өлкәсе "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Марсель Бәдгетдинов. "Без бәйрәмнәрне күп очракта...

Татар халкын Ростов өлкәсендә популярлаштырырга телибез, ди "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе М.Бәдгетдинов.
Ростов өлкәсендә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. "Агыйдел"не чакырып, шушында яшәгән халыкларга татар мәдәниятенең матурлыгын күрсәтергә телибез, дип әйтте "Татар-информ" хәбәрчесенә Ростов өлкәсе "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Марсель Бәдгетдинов.
"Без бәйрәмнәрне күп очракта үзебез оештырабыз. Күптән түгел генә Муса Җәлил укулары булып узды. Апрель аенда "Туган тел" көнен уздырырга җыенабыз. Элек без аны Габдулла Тукай туган көне белән бәйли идек. 28 апрель көнне Ростов шәһәренә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле киләчәк", - диде Марсель Бәдгетдинов.
Мәдәни үзәк рәисе сүзләренчә, аларның тагын бер максаты - татар халкын Ростов өлкәсендә популярлаштыру.
"Татар" сүзен ишеткәч, күз алдына 300 ел элеккеге чолганыш искә төшмәсен иде. Моның өчен без бәйрәмгә башка халыкларны да чакырабыз. "Агыйдел" безгә беренче тапкыр килә, соңгысы булмасын иде", - диде ул.
Белешмә: "Якташлар" татар-башкорт мәдәни үзәге 2002 елда оешкан. Эшчәнлеген "Якташлар" татар оешмасы буларак башлап җибәргән. Узган елда Ростовта зурлап үзәкнең 15 еллыгын билгеләп үттеләр. "Якташлар" татар мәдәниятен, телен, тарихын саклап калу һәм үстерү өчен төрле чаралар уздыра.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/29/160813/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев