Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар Суксу мәдәният йорты 13 млн сумга "аякка бастырылды" (+ФОТОЛАР)

Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул көн күпмилләтле Россия халкының аерылгысыз бердәмлеген, гомуми максатларга ирешү, уникаль тарихи хәтерне һәм илебезнең бай мәдәниятен саклау, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклау идеясен чагылдыра. Быелгы Халыклар бердәмлеге көне Татар Суксу авыл җирле тарихында да аерым эз калдырачак, чөнки бүген биредә капиталь төзекләндерүдән...

Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул көн күпмилләтле Россия халкының аерылгысыз бердәмлеген, гомуми максатларга ирешү, уникаль тарихи хәтерне һәм илебезнең бай мәдәниятен саклау, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклау идеясен чагылдыра.
Быелгы Халыклар бердәмлеге көне Татар Суксу авыл җирле тарихында да аерым эз калдырачак, чөнки бүген биредә капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты янә үз ишекләрен ачты. Татар Суксу - районда иң зур җирлекләрнең берсе. Алты авылга 1800 тирәсе кеше яши биредә. Иң мөһиме, бер җирлектә ике милләт вәкиле, татарлар һәм марилар, бердәм булып, тыгыз элемтәдә яшиләр. Ике Суыксуны юл гына бүлеп тора. Гомергә бергә яшәгән бу халыкны туганлашып беткәннәр дисәң дә һич арттыру булмас, мөгаен. Татарның Сабан туе да, мариларның Симык бәйрәм¬нәре дә бергә уза бу җирлектә. Татар Суыксуында эшләп килүче ансамбльләрдә Мари Суыксуында яшәүчеләр дә чыгыш ясый. Концертлар, театрлар белән бер-берсенә кунак¬ларга йөрешәләр.
Нәкъ менә Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылган бәйрәм чарасы да авылдашларны тагын бер кат бергә җыйнарга күңелле сәбәп булды. Бу яктагы халыкның бик актив, мәдәнияткә, спортка тартылулары бик көчле икәнен дә исәпкә алсак, бу объектның файдалануга тапшырылуы зур сөенеч җирлек халкы өчен.
2016 елның декабрь айларында башланып киткән ремонт эшләре ТР "Авыл мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү" программасы кысаларында тормышка ашырылган. Бу объектны "аякка бастыру" өчен 13 млн сум акча сарыф ителгән. Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге ПМК оешмасы аны бар авылга ямь бирерлек итеп сафка бастырган. Бина җылыткыч материал белән тышланган, түбәсе яңабаштан ябылган. Эчтә дә күп үзгәрешләр бар: 220 урынлык тамашачылар залының һәм сәхнәнең идәне, түшәме алыштырылган, җылылык системасы яңартылган, моңа кадәр бөтенләй дә булмаган бәдрәф ясалган. 49 "яшьлек" мәдәният йорты бүген чыннан да танымаслык булып үзгәргән.
Шушы вакыт аралыгында икенче тапкыр капиталь төзекләнгән мәдәният учагының ачылу тантанасын үз күзләре белән күрергә шактый халык җыйналган иде. Урам якта башланып киткән бәйрәм җылы бинада дәвам итте. Суксулыларның сөенечен муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов , ПМК оешмасы җитәкчесе Асыл Шәяхмәтовлар да уртаклашты.
Яңа сәхнәне беренчеләрдән булып "Агыйдел " Дәүләт жыр һәм бию ансамбле сынап карады. Халык рәхәтләнеп ял итте бүген. Алдагы көннәрдә дә мәдәнят йортында җыр-бию тавышы тынмас дип ышанып калабыз!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев